Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Җиңү көнен бәйрәм итте

Бөек Җиңү көне буыннарны очраштыра, үткәннәрне хәтердә яшәтә торган зур, мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Һәр 9 Май көнне һәйкәлләргә чәчәк салучыларның йөзе яшәрә, буыннар алышына тора. Сугыш, тыл ветраннары, сугыш елы балалары, сугыш вакытында тоткынлык изасы кичергән кешеләрнең йөрәк ярасы гына төзәлмичә әле дә сулкылдый, күзләре яшьләрдән чылана. Чөнки алар өчен Бөек Җиңү көне бәйрәм буларак кына түгел, ә күпсанлы югалтуларны искә төшерүче, һәлак булган көрәштәш дусларны сагындыручы сагышлы көн дә әле ул...

Башка еллардагы кебек үк, быел да Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары илнең бөтен почмакларында гөрләп үтте. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, ветераннарны хөрмәтләү чаралары бу елны күп урыннарда иртәрәк башланды. Әйтик, безнең районда ветераннарны өйләре буенча йөреп чыгу, аларның хәләрен белешеп, кирәкле ярдәм күрсәтү, бүләкләр тапшыру чаралары, Җиңү көненә багышланган концертлар, кичәләр, митинглар бәйрәм датасына бер атна кала үтте. Аларның һәркайсында да дирлек район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчелеге, районда булган төрле оешма башлыклары һәм вәкилләр катнашты. 
 9 Май көнне исә, Новотроицкое авылының «Солнечный парк» мәйданчыгы барлык Тукай районы халкын Бөек Җиңүнең 77 елыгын бәйрәм итү тантанасына җыеп алды.
 
  Митингка шәһәрдән дә килгәннәр

 Кояшлы, гаҗәеп матур һәм җылы килгән бәйрәм иртәсендә митингка халык бертуктаусыз агылып торды. Аллы-гөлле шарлар, кызыл кәнәфер чәчкәләре тоткан яше-карты ветераннарны Җиңү көне белән котлап, сугыш темасына багышланган темтик мәйданчыкларны, техника күргәзмәсен йөреп чыкты. Кыр кухнясында солдат боткасыннан авыз итеп карау, тылдагы хезмәтчәннәрнең  авыр эшен күрсәтүче «Барысы да фронтка – Җиңү өчен!» дип аталучы тематик зонадан, хәрби госпиталь, совет солдатларының көрәшен күрсәтүче мәйданчыклардан халык өзелмәде. Һәркем биредә сугыш чоры мохитен тоеп, ул вакыт турында кызыклы мәгълүмат белә алды. 
– Без Суровкада яшибез һәм Новтороицкое авылында узучы Җиңү көненә багышланган митингларга, парадка ел саен гаиләбез белән киләбез. Бүгенге бәйрәмдә олы улым Рома – ул Үлемсез полкта катнаша, кечкенә улым Дима белән йөрибез. Җиңү көнендә Чаллыга, парадка барганыбыз юк. Чөнки үзебезнең районда үзенчәлекле, җылы мохит хөкем сөрә, кешеләр дә бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт белән карыйлар. Оештыруга килгәндә, биредә һәммәсе дә бар: төрледән-төрле сугыш чоры һәм заманча хәрби техника күргәзмәсе дә, мотоцикллар да. Кыскасы – искиткеч, – дип бәйрәм турында фикере белән уртаклаша Суровкадан Андрей Василькин. 
 Чаллы шәһәреннән килгән 12 яшьлек Артур Гыйзатуллин беренче чиратта ветераннарны бәйрәм белән котлый, шул ук вакытта үзенең бәйрәмгә кагылышлы тәэсирләре белән дә уртаклашырга онытмый: 
– Минем бабаем да Бөек Ватан сугышы вакытында фашистларга каршы көрәшкән. Аңа бәйле истәлекләрне гаиләбездә бик кадерләп саклыйбыз һәм  Җиңү көне уңаеннан барлык ветераннарга бары исәнлек-саулык телисе килә, матур итеп оештырылган 9 Май бәйрәмнәренә аларга һәр ел чыгарга язсын иде, – диде ул. 

«Үлемсез» солдатлар, парад һәм чәчәкләр

 Шулай да, Җиңү көненең төп хөрмәтле кунаклары бәйрәм концерты узучы мәйданчыкта иделәр. Алгы рәтләрдә утыручы өлкәннәр тирә-юньдәге халыкны күздән кичереп, ара-тирә үз ишләре белән сөйләшеп тә алалар иде. Нинди хисләр кичерә икән алар, нинди кәефләр белән Җиңү бәйрәменә килгәннәр? 
– Кәефләр яхшы, Аллага шөкер. Фронтта булырга язмаса да, сугыш вакытында тылда бар эшне дә эшләдек. Без күргәннәрне яшьләргә күрергә язмасын, ил-көнебез тыныч булсын иде. Сугышны үткән, аның авырлыкларын кичергән замандашларыма исәнлек, сәламәтлек телим, – дип сөйләде Круглое Поле поселогыннан килгән 92 яшьлек тыл ветераны Мөнир Сафин.
 Менә бер кырыйда гына ике мөләем апа аралашып утыра. Сүзләрен бүләргә уңайсызрак булса да, аларның берсе, сугыш чоры баласы, 78 яшьлек Нәҗибә Сәхипгәрәева белән сөйләшеп алдык. 
– Бәйрәмгә Калмия авылыннан килдек. Сугыш вакытында без гаиләдә 7 бала үстек. Ачлык белән берничәбез ул вакытта үлеп тә китте. Мин  исә алтынчы бала идем. Шул сугыш нужасында ач, ялангач үстек инде. Әтиебез сугышка барырга яше белән карт иде, әни белән икәүләшеп колхозда көне-төне эшләделәр. Хәзерге заманда тамагыбыз тук, өстебез бөтен, шуңа шөкер итеп яшәргә язсын, халыклар арасында сугышлар булмасын иде. Барысын да Җиңү бәйрәме белән котлыйм, – диде ул. 
 Ул арада «Үлемсез полк» йөреше башлана. Үзләренең әтиләре-әниләре, бабайлары фотосурәтләрен тоткан халык агымы әкрен генә обелиск янына килеп җитә. Аннары, ретро-техника, атлы җайдаклар, Чаллыдан килгән мотоклуб катнашындагы парад башлана.  
 Парадтан соң, котлау сүзләре белән район башлыгы Фаил Камаев чыга. 
– Җиңү көне – Ватаныбыз өчен чын мәгънәсендә бөек, иң кадерле бәйрәм, тарихыбызда югалмас изге көн. 
Хөрмәтле ветераннар! Сез нык ихтыярлы, җиңелмәс буын вәкилләре. Туган җиребездә матур тормыш корып яши алуыбыз өчен, безнең балалар, оныклар һәм оныкчыклар исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак! Бөтенхалык бәйрәме – Бәек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, киләчәккә ышаныч телим. Җирдә сугышлар булмасын, күгебез һәрчак аяз булсын! Бәйрәм белән барыгызны да! 
 Шундый ук котлау сүзләре белән Чаллы шәһәренең Комсомол районы буенча һәм Тукай районы буенча хәрби комиссар Дамир Вәлиев та чыгыш ясый. Аннары, сугыш кырларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә һәм соңыннан, сугыш утында өзелгән миллионлаган кешеләрне искә алып, обелискка чәчәкләр салу башлана. Иң беренче булып чәчәк бәйләмен район башлыгы Фаил Камаев һәм хәрби комиссар Дамир Вәлиев салалар. Аннары, бәйрәмгә килгән һәркем һәйкәл янына килеп, кызыл кәнәфер чәчкәләре сала, сугыш җиле кагылган якыннарын, солдатларны хөрмәтли. 
 Дулкынландыргыч тантанадан соң ветераннарга һәм бәйрәм кунакларына районның мәдәният хезмәткәрләре белән оештырылган, районның барлык авыл җирлекләреннән килгән коллективлар катнашындагы бәйрәм концерты күрсәтелә. Сугыш елларында яңгыраган һәм Җиңүгә багышланган җырлар, бию номерлары бу көнне дә күпләрнең күңелләренә үтеп керде. 
 Концерт белән бергә Җиңү көнне ветераннар, сугыш балалары өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Берсен-берсе яхшы белгән, ләкин күп очракта олы бәйрәмнәрдә, шул исәптән Җиңү көнендә генә очрашучы ветераннар кайнар чәйле, мул ризыклы өстәл артында рәхәтләнеп аралаша алдылар. 

Җиңү көненә багышланган бәйрәм бу елны да искиткеч матур, онытылмаслык булып үтте.      

  
    

Алсу Тимерханова
Рөстәм Зәкиев фотолары


 
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев