Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында иң яхшы балык тотучыны билгеләделәр

Июль аеның икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә. 2017 елда исә бу көн 9 июльгә туры килде. Балыкчы көнен җәйге чорның иң популяр бәйрәме дип атап була. Балыкчылык төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Шунысы да бар, әлеге шөгыль ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да үзенә җәлеп итә. Чын балыкчылар,...

Июль аеның икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә. 2017 елда исә бу көн 9 июльгә туры килде. Балыкчы көнен җәйге чорның иң популяр бәйрәме дип атап була. Балыкчылык төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Шунысы да бар, әлеге шөгыль ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да үзенә җәлеп итә.

Чын балыкчылар, кулларына кармак тотып, бернинди чебен-черкиләргә дә, суык-яңгырларга да игътибар итмичә, көн буена су буенда утырырга әзер. Ял итүнең чын ләззәтен алар шунда таба.

Балыкчы көнендә Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Сосновый Бор поселогы янындагы күлдә иртә таңда авыл җирлеге кешеләре арасында "Иң яхшы балыкчы - 2017" конкурсы уздырды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә балалар, зурлар, өлкәннәр генә түгел, ә авыл яшьләре дә бик кызыксынып катнашты. Иң яхшысы дигән исемгә лаек булу өчен Кнәз авыл җирлегеннән 17 һәвәскәр һәм һөнәри балыкчы катнашты. Алар - Волков Дмитрий, Сәхибуллин Тимур, Михряков Андрей, Валентинов Кирилл, Забурдаев Никита, Миңнекәев Эмиль, Смаев Алексей, Гәрәев Артур, Грибков Александр, Лобашов Александр, Веретенников Владимир, Сабиров Илдар, Шәйхетдинов Хәмит, Нәбиуллина Әнузә, Сабирова Мәдинә, Новокрещенов Василий, Алиев Илдар. Балык чирткәннән дә ләззәтлерәк минутлар юктыр ул! Беренче балыкны су төбеннән 5 еллык стажы булган балыкчы Дмитрий Волков тартып чыгарды. Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде - I һәм "Иң яхшы балыкчы - 2017" исеменә инде өченче ел рәттән Василий Новокрещенов лаек булды. Аның балыкчылык стажы - 50 елдан артык, иң күп балык анда булды.Кнәз авыл җирлеге башлыгыннан җиңүчегә Диплом һәм җылы юрган тапшырылды. II урында - Кирилл Валентинов, диплом һәм блендерга ия булды. III урындагы Артур Гәрәевкә диплом һәм миксер тапшырылды. Бәйгедә катнашкан башка балыкчыларга да кызыксындыру бүләкләре - шампуньнар бирелде. "Иң кечкенә балык" номинациясендә Александр Грибков, "Балыклар төрлелеге"ндә Владимир Веретенников, "Иң зур балык" номинациясендә Ильдар Сабиров җиңде.

Бәйге тәмамланганнан соң балыкчыларның төп ризыгы - уха белән сыйландык. Аеруча тәмле итеп аны Александр Волков әзерләде. Аеруча рәхмәтне табан балыклары белән тәэмин иткән Владимир Машковка әйтәсе килә. Шулай ук бәйгедә катнашкан һәр балыкчыга авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерәбез, алдагы елларда Балыкчы көне тагын да күңеллерәк, тагын да җанлырак булып узсын өчен катнашучылар да тагын да күбрәк булыр дигән ышанычта калабыз, дип хәбәр итте Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Фоторепортажны биредә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев