Яңалыклар

Түрәләрнең пенсия яше артты

1 январьдән Россиядә түрәләрнең пенсия яшен арттыру турында яңа канун гамәлгә керде. Әлеге канун нигезендә һәр алты ай саен чиновникларның пенсия яше арта барачак. Быел ул ирләр өчен - 65 яшь, хатын кызларга 63 яшьтән булачак. Әлеге канун буенча шулай ук федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге түрәләрнең пенсия түләү буенча...

1 январьдән Россиядә түрәләрнең пенсия яшен арттыру турында яңа канун гамәлгә керде. Әлеге канун нигезендә һәр алты ай саен чиновникларның пенсия яше арта барачак. Быел ул ирләр өчен - 65 яшь, хатын кызларга 63 яшьтән булачак.
Әлеге канун буенча шулай ук федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге түрәләрнең пенсия түләү буенча тигез шартлар тудырыла.
Элегрәк дәүләт хезмәткәрләре пенсиягә гади хезмәткәрләр кебек үк ирләр - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән китә ала иде. Түрәләрнең пенсия яшен арттыру тәҗрибә рәвешендә кертелә, соңрак бу яңалык бөтен халыкка кагылырга тиеш.
Чыганак:http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/19190-tүrәlәrneң-pensiya-yashe-arttyi.html

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев