Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамакта солдатны салют белән каршы алдылар

Узган елгы көзге чакырылышта районнан армия сафларына алынган 32 егетнең унысы - Аркадий Логинов, Дамир Халиков, Сергей Морозов, Айнур Хәмбәлов, Фәнил Ямалиев, Тимур Минуллаев, Илназ Гыйльмияров, Булат Фәхриев, Булат Мөбарәкшин, Айдар Гыйниятуллин шушы көннәрдә туган авылларына әйләнеп кайттылар. Мин Теләнче Тамак авылы егете Илназ Гыйльмияров белән очраштым.

Илназның кайтуы турындагы хәбәрне ишетүгә үк, юлга кузгалдык. Төз гәүдәсенә килешле хәрби кием кигән, шактый җитдиләнгән кече сержант чыкты каршыма. Куанычларыннан ни эшләргә белмәгән әти-әнисе, абыйсы, аның энесе янәшәсендә бөтереләләр иде. Вакыйганың мөһимлеген күрсәтеп, бу кичне салют та бирделәр.

Илназ, мәктәпне тәмамлагач, икътисад-төзелеш көллиятенә укырга керде. Белгечлеге буенча прораб - төзелеш эшләрендә турыдан-туры җитәкчелек итүче кеше. Көллиятне тәмамлау белән, армия сафларына чакырылды. Мәскәү өлкәсендәге гвардия Кызыл Байраклы танк армиясенә эләкте ул.

- Балаңны чыгарып җибәрү җиңел түгел инде, - дип сөйләп китте Илназның әнисе Илиза ханым. - Улыбыз хезмәтеннән зарланмады, безне борчымады, телефоннан сөйләшеп тордык, хатлар да язды. Шулай да ата-ана күңеле тыныч булмый шул, гел бала турында уйлыйсың. Йокысыз, борчылып-елап чыккан төннәрем күп булды, бүген инде барысы да үтте, исән-имин әйләнеп кайтты улыбыз. Илназ хезмәт иткән частьтан Рәхмәт хаты да килде әле. Анда: «Илназ Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәде. Хезмәт вакытында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, командирлары һәм иптәшләре арасында абруй казанды», - дип язылган иде, - диде Илиза ханым, куанып.

- Армия - зур тормыш мәктәбе, - дип, сүзгә кушылды Илназ. - Армия хезмәте тормышыңны бөтенләй үзгәртә: син кем, нинди кеше, нинди дуслар табасың - бар нәрсәгә өр-яңадан карый башлыйсың. Шулай ук армия тәртипкә, төгәллеккә, җаваплылыкка өйрәтә, тагын сыналган чын дуслар табарга да ярдәм итә. Армиядә «дедовщина» дигән әйбернең эзе дә булмады. Гомумән, ул төшенчә хәзер армия өчен чит дип беләм. Армия сафларында булып кайту - үзе бер горурлык. Теләсә кайсы кеше белән йөзенә туры карап, горур сөйләшә аласың. Әле армия уку йортына ташламалы керү, теләсә нинди эшкә курыкмыйча урнаша алу мөмкинлеге дә бирә. Булачак солдатларга бер генә теләгем: спорт белән шөгыльләнсеннәр. Дистәләгән чакрымга йөгерүләр вакытында, хәлдән таеп, артта калучыларга карап торуы ук кызганыч. Физик яктан көчле, чыныккан егетләргә иптәшләр һәм командирлар арасында бөтенләй башкача караш. Үзеңнең чыдам, көчле икәнлегеңне күрсәтә алсаң, хөрмәт белән карыйлар, - дип сөйләде Илназ.

Ул үзе хәрби хезмәткә бөтен яктан әзерлекле булып барды. Мәктәп елларыннан ук көрәш белән мавыкты, үзлектән спорт белән даими шөгыльләнде.

- Юксыну кебек хисләр кичердеңме соң? - дип сорагач:

- Сүз дә юк, туган ягымны, авылымны, әти-әнине, дусларымны сагындым. Һәрбер үткән көнне сызып, санап бардым, - дип кыска гына җавап бирде һәрвакыт аз сүзле булган сыйныфташым.

Туып-үскән нигезен, әти-әнисен, туганнарын, дусларын сагынып, безнең ышанычны аклап, намусына тап төшермичә, туган ил алдында куелган изге бурычын үтәгән сыйныфташыма алга таба уңышлар, хыялларының тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев