Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Суыксу мәктәбенә Дума депутаты килде 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Түбән Суыксу мәктәбендә парламент дәресе уздырды. 

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Тукай районына килде. Ул районга визиты барышында педагоглар белән очрашты, алар белән мәгариф хезмәткәрләрен яклау мәсьәләләре турында сөйләште. Мәктәптә балаларга кайнар ризык ашатуның оештырылуы белән танышты. Ә Түбән Суыксу мәктәбендә Дума депутаты өлкән сыйныф укучылары өчен дәүләт идарәсе турында дәрес үткәрде. 
«Сөйләшүнең темасы катлаулы булуга карамастан, ул балаларда кызыксыну уятты. Укучылар уйлана, сораулар бирә, фикерләрен белдерәләр. Үз округымда парламент дәресләре оештыру үсмерләр белән аралашу, педагоглар белән очрашу мөмкинлеге бирә», – ди депутат. 
Очрашуда Әлфия Когогина укучыларны быелгы «Җиңү диктанты»на кушылырга өндәде. Әлеге Бөтенроссия акциясе 29 апрельдә уза. «Без балаларыбыз белән «Җиңү диктанты»нда ел да катнашабыз, сез дә бездән үрнәк алыгыз», – диде ул Түбән Суыксу мәктәбе укучыларына. 

/ Фото район мәгариф идарәсеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев