Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сорау-җавап

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Мин – эшләүче пенсионер идем, быел июль аенда эштән туктадым. Индексацияләнгән пенсияне кайчаннан ала башлармын икән? 
Җавап: Пенсия эштән туктаган айдан соң килүче айның 1нче числосыннан индексацияләнә. Эштән туктау турында беркая да барып хәбәр итеп йөрисе юк, мондый белешмәне пенсия белән тәэмин итүче органга эш бирүче үзе җиткерә. Индексацияләнгән пенсия түләү турындагы карар белешмәләр алынган айдан соң килә торган айда чыгарыла. 
Сез июль аенда эштән туктагансыз. Август аенда РФ пенсия фондына сез эшләгән оешмадан июль өчен мәгълүмат җиткерелгән. Сез инде эшләмәгән август ае өчен белешмәләрне пенсия фонды сентябрь аенда ала. Октябрьдә сезнең пенсиягезне 2021 елның 1 августыннан индексацияләү турында карар чыгарыла. Август-октябрь айлары өчен дә индексация суммасы өстәлгән пенсия сезгә ноябрь аенда киләчәк.  

Сорау: Пенсияне почтадан түгел, банктан ала башлау өчен ни эшләргә?
Җавап: Пенсия алу ысулын үзгәртү турында гариза бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталы, РФ пенсия фонды сайтындагы «Гражданинның шәхси кабинеты» аша башкарып була. Гаризаны, счет номерларын да күрсәтеп, почта аша юлларга да мөмкин. 
Моннан тыш, гаризаларны күпфункцияле үзәккә яки пенсия фондының клиент хезмәтенә барып бирергә ярый. Клиент хезмәтенә алдан язылу өчен телефон: 30-42-42. 

Сорау: Югалган СНИЛСны ничек юллап алырга икән?
Җавап: Хәзерге вакытта СНИЛС урынына шәхси исәпкә алу системасында теркәлгәнлек турында документ (уведомление) бирелә. 
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кеше, ПФ сайтындагы шәхси кабинетына кереп, иминият таныклыгының күчермәсен (дубликат) сорап  гариза яза һәм документны «Мөрәҗәгатьләр тарихы» бүлегеннән чыгарып бастыра ала. 
Документны күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тә алып була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев