Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш авылында һөнәрләрен яраткан почта хезмәткәрләре эшли

Хат ташучы диюгә, җилкәсенә газета-журналлар тутырган авыр сумкасын аскан, мөһер сугылган, адресатлары язылган, маркалы конверт тоткан абый яки апа һәркемнең күз алдына килә. Алар әле вакытлы матбугатны таратучы гына түгел, төрле түләүләрне кабул итүчеләр, һәр йортка кереп, хәл белеп, өлкәннәрнең күңелен күрүчеләр дә. Безнең бүгенге язма халык өчен хезмәт иткән...

Хатлар, газета-журналлар ташучыларга авыл җирендә хөрмәт белән карыйлар. Аларның мактаулы хезмәтенә атап язылган җырлар да бар. Алар хатлар аша, ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерәләр, көндәлек матбугат чараларын вакытында тараталар. Әлеге мөлаем ханымнар авылда яшәүче кешеләрне яхшы беләләр, алар белән аралашып яшиләр. Һава торышы нинди булуга карамастан, алар вакытлы матбугатны көне-сәгате белән илтеп җиткерергә тиешләр һәм шулай эшлиләр дә.

- Безнең почтальоннар авылда зур эш алып баралар. Алар авылның бер башыннан икенче башына кадәр көн саен йөреп чыгалар һәм бер үк вакытта кешенең хәл-әхвәлен белешәләр. Авылда күбрәк өлкәннәр яши, күбесенчә алар ялгыз. Төрле йомышлары төшкәндә, почтальонга мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, алар авыл халкының язмышы өчен кирәкле кеше булып яши. Почта хезмәткәрләре авыл халкына хатлар, төрледән-төрле газета-журналлар гына түгел, күтәренке кәеф һәм йөрәк җылысын да тараталар, - дип язган почта бүлеге хезмәткәрләре турында Шилнәбаш авыл халкы исеменннән Нурзилә Бариева.

Гомумән, Шилнәбәш авылының почта бүлеге хезмәткәрләре - ышанычлы, ачык йөзле, игелек китерүче яхшы күңелле кешеләр.

Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт Интернет челтәре чолгап алган заманда да мөһимлеген югалтмый. Хат ташучыларның эше күзгә ташланып тормаса да, кешеләрнең ихтыяҗы аңа зур.

Барлык почта хезмәткәрләренә игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев