Район Советының XVIII утырышы үтте
18 сентябрьдә Тукай муниципаль район Советының унсигезенче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, район башкарма комитеты, палата рәисләре, яшьләр парламенты вәкилләре, «Юнармия» муниципаль штабы җитәкчесе һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, бала хокуклары...
Сессия башында Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат Финсилә Шәрифуллина утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Теләнче Тамак авыл җирлегеннән депутат Лилия Исхакова, Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат Ирина Кузнецова, Күзкәй авыл җирлегеннән депутат Расим Шәйхаттаров керде.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - 2017 елның беренче яртысына районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында хисап белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Соңыннан сүз Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиевка бирелде.
Тукай муниципаль районында балаларга һәм үсмерләргә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең торышы һәм үсеш перспективалары турында Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сөйләде.
Өченче көн тәртибе - «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең вәкиленә (эш бирүчесенә) коммерциянеке булмаган оешмалар белән (сәяси партиядән тыш) түләүсез нигездә бер генә идарәче башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашуга яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүгә рөхсәт алу тәртибе турындагы Положениене раслау турында Калмаш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Равия Габдуллина сүз алып барды.
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазифаларны башкаручыларның һәм килешү буенча башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручының керемнәре, чыгымнары, милеге һәм милек бурычлары турындагы мәгълүматны «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең Интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру Тәртибен раслау турында Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Рима Волкова сүз алды.
Көн тәртибенә куелган бишенче мәсьәлә - Бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында иде. Монда вакытыннан алда район Советы депутаты вазифасын алып торудан туктаткан Наис Сәйфетдинов урынына бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия составына Түбән Суыксу авыл җирлегеннән депутат Флер Ихсановны керттеләр.
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының унсигезенче утырышы үз эшен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев