Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең кадерен белергә өндәде

"Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Сыйфат сәламәтлек өчен мөһим", диде Миңнеханов.. (Казан, 5 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда табигый авыл хуҗалыгы продукциясенең әһәмияте турында әйтте. "Кайбер идарә итүче, өлкәне җайда тотучы оешмалар, коры сөткә өстенлек биреп,...

"Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Сыйфат сәламәтлек өчен мөһим", диде Миңнеханов..

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда табигый авыл хуҗалыгы продукциясенең әһәмияте турында әйтте. "Кайбер идарә итүче, өлкәне җайда тотучы оешмалар, коры сөткә өстенлек биреп, дөрес карар кабул итми. Сөт эшкәртү заводларында аертылмаган табигый сөткә өстенлек биреп, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗны арттыру кирәк, чөнки бу халыкның сәламәтлеген саклауда әһәмиятле фактор", - диде ул.

"Мин коры сөт җитештерүгә каршы түгел, мин халыкны алдауга каршы! Нәрсә ул коры сөт? Аны, суга кушып яңадан сөткә әйләндергәч, мәчеләр дә ашамый. Ә аны балаларга, кешеләргә ашаталар. Алар бит сәламәтлек саклау системасының потенциаль клиентларына әйләнә! Шушы ук хәл төрле кушылмалар, мәсәлән, пальма мае белән. Атланмай дип пальма мае саталар, сөт дип коры сөттән яңартылган сөт саталар", - диде Миңнеханов. Президент халыкны алдамаска өндәде. Аның фикеренчә, дәүләт бу процессларны катгый контрольдә тотарга тиеш. Рөстәм Миңнеханов халыкның сәламәтлеге сагында булуның мөһимлеген искәртте.

Сөт бәяләре төшү белән бәйле авырлыкларны авылда яшәгән кешеләренең җиңеп чыгачагына ышануын әйтте Президент. "Авылда сыер асраган кеше аны асравын дәвам итәчәк. Чөнки бу аның тормыш рәвеше. Без продукция җитештерү кебек игелекле эш белән шөгыльләнгән кешеләрнең кадерен белергә тиеш. Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Үзләре өчен үстерелгәннән калганны тәкъдим итә. Сыйфат иң мөһиме. Сыйфатлы ризык, су - ул сәламәтлек дигән сүз. Путин 30нчы елга гомер озынлыгын 80+ка җиткерү бурычын куйды. Моңа ирешү өчен сыйфатлы итеп туклану кирәк. Элек балаларда диатез булмый иде, ә хәзер барысында рәттән аллергия, диатез. Бу туклануга бәйле бит", - дип аңлатты Миңнеханов. Ул дәүләтнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев