Өстәмә түләүләр саклап калыначак
Туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия ала торган балигъ булмаган балалар җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашса, эшләү дәверендә алар социаль өстәмә түләүләрне алуын дәвам итә алачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый документны имзалады. Закон хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Бу яңалык Дәүләт Думасында кабул ителде, 13 апрельдә ул Федерация Советы тарафыннан хупланды. Моңа кадәр инвалид балалар һәм туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнгән балалар, ягъни 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гражданнар, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнашканда пенсиягә социаль өстәмә түләү алу хокукын югалткан. Аңлатма материалларында шул турыда язылган.
Яңа закон нигезендә бу хокук саклана. Сүз баланың буш вакытында эшкә урнашуы һәм җәмәгать эшләрендә катнашуы турында бара. Балигъ булмаган гражданга эш белән тәэмин итү хезмәте ярдәмендә эшкә урнашу шарты куела. Документ шулай ук төп белем бирү программалары буенча укучыларга пенсиягә өстәмә түләүне 23 яшь тулганчы саклап калырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев