Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәргә хөрмәт

«Өлкәннәрне хөрмәт ит, бер көн килеп үзеңә дә шушы көн килер» дигән гыйбарәне һәммәбезнең ишеткәне бар. Әйе, гомер көзләренә җитү, тыныч картлык, исән-сау үз аягыңда йөреп тору үзе бер куанычтыр. Бигрәк тә катлаулы, зарлы-моңлы, коронавирус зәхмәте таралган бу заманда тыныч картлыгыңны каршылау, яшь буынның хөрмәтен тою олы бәхеттер ул. 


Районда өлкәннәр ункөнлеген ел да зурлап үздыралар. Әби-бабайларыбызга, ветераннарга хөрмәт йөзеннән төрле чаралар үтә. Быел да традиция дәвам итә. Өйдән чыга алмаганнарның барып хәлләрен беләләр, күчтәнәчләр илтәләр.
Өлкән буын хөрмәтенә Бәтке авылында үткәрелгән чара да бик күңелле булды, күтәренке рухта узды. Район башлыгы Фаил Камаев бирегә авыл җирлекләрендә эшләп килүче ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләрен җыйды. Өлкәннәр төзекләндерүдән соң матурланып, чистарып калган Бәтке урамнарын, ишегалларын үз күзләре белән күреп хозурландылар. Капиталь ремонт үткәрелгән урта мәктәп бинасы да ошады аларга. «Балаларыбыз шәһәрнекеннән ким булмаган менә шундый шартларда белем алалар икән, ничек сөенмисең!» – дип сокланып йөрделәр.
Бәтке авылы үзәгендә өлкәннәр декадасы уңаеннан ярминкә оештырылган иде. Халык күп, авыл кешесе өчен ни кирәк, барысы да бар. Быел корылык аркасында күп кенә шәхси хуҗалыкларда яшелчә уңмады, ә монда суганын да, кишерен дә, бәрәңгесен дә, кәбестәсен дә алырга мөмкин иде. Көндәлек ризыклардан ит һәм ит эшләнмәләре, сөт продуктлары, җиләк-җимеш тә мулдан, елга балыкларын да алырга була иде. Мал асраучылар өчен печәнен, саламын алып килгәннәр. Комбикорм, тарттырылган үлән оны, көрпә кебек мал ризыклары да җитәрлек иде. 
Ял паркында өлкәннәргә «Бер-беребезгә йөрәк җылысын бүләк итеп»  дип аталган концерт программасы әзерләнгән иде. Анда район үзешчәннәре чыгыш ясады. Халык мәхәббәтен яулаган Илмир һәм Илнур Габидуллиннарның, Алия Карпованың, Айсылу Тошеваның, Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдиновларның һәм башка артистларыбызның чыгышларын яратып кабул иттеләр.
Район башлыгы Фаил Камаев, өлкәннәребезне котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Сезнең буын батырлыгы, тырыш хезмәтегез безгә юл күрсәтә, үрнәк булып тора, – диде ул. – Сез безгә кирәк. Яшь буынны тәрбияләгәндә олы тәҗрибәгез, тырыш, кыю булуыгыз үзе бер мактауга лаек. Исән-сау, сәламәт булыгыз!
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева да тәбрикләүләрен җиткерде.
Әлеге чарадан алган тәэсирләре белән Биклән авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Асия апа Фазуллина уртаклашты.
«Әле булса матур хисләремә чумып йөрим. Өлкәннәр көненең әбиләр чуагына, алтын көзгә туры килүе дә ямь өстәде. Бу чараны район башлыгы Фаил Камаев Бәтке авылында уздырып бик дөрес эшләгән. Авылның Гагарин урамына аяк басуга үзеңне әкияттәге кебек тоя башлыйсың. Тип-тигез асфальт урам, юл читендә алтынга төрелгән зифа каеннар сәлам биреп кала. Йортлар ишегалларында аяк басарга куркып торасың, яшел бәрхет төсле үлән үсеп утыра. Матур итеп төзелгән балалар мәйданчыкларына да сокландык. Аннан ярминкәдә булдык, концерт карадык. Яңартылган мәктәпкә дә бардык. Без өлкәннәргә хөрмәт күрсәткәннәре, игътибарлы булганнары өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезрне әйтәбез», – дип язды Асия апа редакциягә.  
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда октябрь ае дәвамында әле тагын шактый чаралар узачак. Өч авылда тагын көзге ярминкәләр оештырылачак.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев