Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниебезне хөрмәтләделәр

Югары Байлар авылында гомер кичерүче әниебез – тыл һәм хезмәт ветераны Сәмига Кашафетдин кызы Идиятуллина шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны район хакимиятеннән килгән вәкилләр, авыл җирлеге, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы, мәдәният, социаль хезмәткәрләр тәбрикләде, РФ Президентының котлау хатын тапшырып, әниебезгә бәрәкәтле гомер теләделәр.

Әниебез 1931 елда Югары Байлар авылында 8 балалы гаиләдә алтынчы булып дөньяга килә. Ул икенче сыйныфта укыганда Бөек Ватан сугышы башлана, әтисен фронтка алалар. Эшче көч җитмәгәнлектән, Сәмига укуын ташларга мәҗбүр була һәм колхозда көченнән килгәнчә төрле эшләрдә катнаша башлый. Авыр була сугыш еллары үсмер кызга. Ирләр күтәрергә тиешле йөкне иңнәренә алган яп-яшь кыз тормыш арбасына җигелә. Басуда чүп утау, ындыр табагында эшләү, көлтә бәйләү, шуны күтәреп авылга ташу, малларга ризык әзерләү, урманда утын кисү, сарык йонын җыеп колхозга тапшыру – санап бетерерлек түгел. 
1951 елда Сәмига Югары Байлар авылы егете Наил Идиятуллинга кияүгә чыга. 1964 елда алар өмә белән йорт төзеп, башка чыгалар һәм үзләре аерым яши башлыйлар. 60 ел бергә яшәп, 6 бала тәрбиялиләр. Барлык балалары да югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз юлларын табалар. Бүгенге көндә әниебезнең 12 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән әниебез эшен һәрвакыт намус белән башкарган. Аның дәүләт тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләре белән балалары да, оныклары да горурланалар. Ул – «Ана Даны» медале иясе, тыл һәм хезмәт ветераны. Намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм Җиңүнең 75 еллыгы медале белән бүләкләнде. 
Әниебез – җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кешебез. Сабыр, изге күңелле әниебез дөнья матур, тормыш мул дип, булганына канәгать итеп яши. Тормыш сынауларын лаеклы узган, язмышы язган кырыс җилләргә йөзен каршы куеп, адашмыйча озын юл үткән көчле рухлы тыл ветераны ул. 
Алсу Хәмәтова, 
Югары Байлар авылы.
/ Фото Алсу Хәмәтовадан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев