Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 «Милләтем бизәкләре»

Авылыбыз кешеләре борын-борыннан үзләрен эстетик ләззәт бирә торган әйберләр белән уратып алырга тырышканнар, һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Гузәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең ерак әби-бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Алар моннан 100 ел элек нинди киемнәр кигәннәр соң? Ә 200 ел элек? Аякларында чабата, өсләрендә күлмәк тә ак алъяпкыч, башларында түбәтәй. Әбиләребезнең борынгы сандыгын ачып җибәрсәк…анда бизэнү әйберләре, пәрдә-чаршаулар, сөлгеләр, җәймәләр, ашъяулыклар, тастымаллар, сугылган паласлар, читекләр, чүәкләр…


Милли киемнәрдә, йорт эчендә кулланыла торган сөлге, кашага, тастымалларда чигелгән орнаментлар югары дәрәҗәдә сәнгатьчә башкарылган.
Татар чигүен дә «энә белән ясалган рәсем» дип атаганнар, чөнки элек чигүләр стеналарга куелган, картина ролен үтәгән.
Вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны яшь буынга күрсәтү йөзеннән, авылыбыз китапханәсендә «Милләтем бизәкләре» исемле күргәзмә оештырылды. Балалар милләтебезнең бизәкләре белән таныштылар, танышып кына калмадылар, үз куллары белән кечкенә түбәтәйләр дә ясадылар.
 Минем төп маскатым балаларны татар декоратив-гамәли сәнгате тармаклары белән таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту. Милли киемнәрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. 
Авылыбызда шундый кызыксынучан, уңган балаларыбыз булганда, күнелемдә ышаныч туды. Киләчәктә  мәңге сүнмәс, безнең милли сәнгатебез һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр. 

Лилия Гайсина,
Кувады авылы китапханәсе  мөдире

                                                                                                       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев