Кошларга бүләк әзерләделәр
Калмия авылында ел саен кошларга ярдәм ителә. Менә бу юлы да балалар белән кышын җимлекләр куйдык, ә инде язын кош оялары куярга планлаштырабыз. Яшүсмерләр бу чарада бик теләп катнашалар. Әйтергә кирәк: агымдагы елны әлеге игелекле гамәлне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Ясалган җимлекләр арасында аеруча игътибарны җәлеп итә торганнары да...
Калмия авылында ел саен кошларга ярдәм ителә. Менә бу юлы да балалар белән кышын җимлекләр куйдык, ә инде язын кош оялары куярга планлаштырабыз. Яшүсмерләр бу чарада бик теләп катнашалар. Әйтергә кирәк: агымдагы елны әлеге игелекле гамәлне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Ясалган җимлекләр арасында аеруча игътибарны җәлеп итә торганнары да бар иде. Бу гамәлләребез белән, без, бер яктан балага уңай тәрбия бирә алсак, икенче яктан күпме кошның гомерен саклап кала алабыз. Җимлекләрне агачларга элеп куйганнан соң һәр иртән укучылар үзләре ясаган ояларга җим салалар. Алар моны бик теләп башкаралар, ә инде аннан, нинди кошлар кемнең җимлегенә кунганын берсеннән-берсе уздырып, гапләшеп күзәтәләр, дип хәбәр итте безгә Калмия авылының китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев