Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Тукай районының барлык халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне олуг юбилеегыз белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Сез – заманыбызның акыллы, зирәк, олпат шәхесе, халкыбызның яраткан улы. Тукай районы хезмәтчәннәре һәрвакыт сезнең ярдәмне, терәкне тоеп, зур хезмәт җиңүләренә ирешеп килделәр һәм бу бүген дә дәвам итә. Сез – беренче Президентыбыз, күп тапкырлар районыбызда булып, авыл хезмәтчәннәре күңеленә бетмәс рух салдыгыз, инде ил агасы – Дәүләт киңәшчесе буларак тирән, акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итәсез.
Татарстаныбызның уңышлары һәм җиңүләре Сезнең исем белән бәйле. Күркәм юбилеегыз белән котлап, Сезгә, Минтимер Шәрипович, исәнлек-саулык, озын гомер телибез.


Фаил Камаев,Тукай муниципаль районы башлыгы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев