Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халатыдай актыр күңеле

 Кайчакларда кешеләр мәрхәмәтсезләнде, йомыкыйланды,үз эченә бикләнде, дип зарланырга яратабыз. Чөнки соңы ике елда вируслы авыру аралашуны бик чикләде, очрашулардан курка башладык. Әмма, ни генә булмасын, мәрхәмәтлелек яши. Үз башыңа сынау килгәч моны аеруча сизәсең. Баштан ук сөйлим әле. Мин Борды авылында яшим.41 ел хезмәт стажым бар.Төрле урыннарда, авыл Советында да эшләдем. Ирем совхоз котельныенда эшләде. Үз көчебез белән әйбәт кенә өй җиткереп кердек,  балалар  үстердек.Инде куанып туймаслык оныкларыбыз бар. Барысы да әйбәт, тыныч, рәхәт картлык көтеп, балалар, оныклар җылысына сыенып яшисе генә калды. Тик барысы да син теләгәнчә генэ бармый шул.

 2021 елның  феврале гел көтмәгәнчә килде. Аяк бармакларым бозыла башлады. Баштарак үзем дәвалаштырып йөрдем. Аннары балалар  шәһәрдәге  1/09 йортындагы дәваханәгә алып бардылар, анда файдасын күрмәгәч түләүлегә дә бардык. Игътибар җитеп бетмәдеме,  бер үзгәреш тә булмады--бармаклар төзәлмәде. Борчылулар эзсез узмый шул--бер көнне йөрәк өянәге булды. Авылның шәфкать туташы Ландыш Хәсәнова бик тиз килеп җитте. Үз эшен бик белеп башкара торган белгеч, кешелекле зат ул. Хәлнең җитди икәнен шунда ук чамалап алды, беренче ярдәмне күрсәтте ,ашыгыч ярдәм машинасын чакырды, ул да бик тиз килде.   БСМП га алып китеп, йөрәккә “мотор” куеп җибәрделәр. Ә бармаклар төзәлмәде. Казанга  дәваханәгә баргач, бармакларымны кисеп үк алдылар. Шул көннән алып Ландыш  кон саен килеп минем яраларымны бәйләде.Авылга Бордыбаштан  килеп эшли  ул.Өемә сукмагы өзелеп тормады. Ә минем  авыру исә чигенергә уйлмады:  1/09 дәвахансендә  аягымны тездән өстә  кисеп үк кайтардылар. Хәзер инде арбада утырам. Шәфкать туташы Ландыш  минем коткаручым ,тән ярасын гына түгел, йөрәгем ярасын да дәвалый торган кешемә әверелде.  Көн буе авырулар кабул иткәннән соң, ә бит гаиләсе белән күрше авылда, йорт-җир тотып яши. Шулай да беркайчан да   ,эш вакытым чыкты дип тормый , яраларым төзәлгәнче килми калган көне булмады. Җитмәсә,  узган ел   йогышлы вируслы авыру таралу аркасында медицина хезмәткәрләре өчен болай да катлаулы, киеренке ел булды. Шулай да Ландыш беркайчан ярдәменнән  калдырмады.Мин инде аның кайгыртуы, җитди мөнәсәбәте, күңелдә өмет уята белүе аркасында  инвалидлыгымны да ,ниһаять, коточкыч фаҗига итеп карамыйм. Балаларым, оныкларым кайгыртып торалар. Аларга ана рәхмәтен җиткерәсем килә. Ә  күңелемне дә, тәнемне дә дәвалаган Ландыш Хәсәновага  рәхмәтләр әйтү өчен сүзләр таба алмыйм, нинди яхшы теләкләр теләсәм дә азбулыр . 
дә аз булыр. Андый ярдәмчел, үз эшенә гашыйк кешеләр күбрәк булсын иде. 
 Александра Кузнецова,
Борды авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев