Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Каникуллар күңелле үтте

Безнең Иске Абдул авылында күп еллар “Гиндукуш” хәрби дан музее эшләп килә. Аларның һәрдаим балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәргәнен белә идем. Менә быел үземнең балаларны да бу чараларда катнаштырырга мөмкинлек чыкты.  

Каникул чараларын “Нәүрүз бәйрәме” башлап җибәрде. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бию осталыгында, аркан тартуда көч сынашты. Балалар төрле ярышларда катнаштылар. Күпереп пешкән икмәктән авыз иттеләр, коймак белән сыйландылар. Шул рәвешле балалар халкыбызның мирасын барладылар, шул ук вакытта күңелле ял иттеләр.
28 март көнне пыялага рәсем төшерү буенча һөнәри осталык дәресе үтте. Монда балалар пыяла кружканы зәвык белән бизәделәр. Чәй эчү халкыбызда аерым бер традиция буларак сакланып килгән. Шунлыктан чынаяклар да кәефне күтәрә торган, матур булырга тиеш. Балалар милли бизәкләр, чәчәкләр, җәнлекләр ясадылар. Шундый бирелеп иҗат дөньясына кереп чумдылар, фантазияләрен эшкә җиктеләр. Ә ясаган кружкаларын үзләре белән өйгә алдылар.Өйдә кичерешләр белән уртаклашу, иҗат җимеше белән мактанышу бик озак дәвам итте.
29 март көнне балалар “Аю” дигән фильм карады. Тормышта бик мөһим булган күпме уңай сыйфатларны күрдек. 
30 мартта  балалар музейга кызыл балчык белән эшләү буенча мастер-класска җыелды.  Кызыл үзле балчык элек-электән савыт-саба, балалар өчен уенчыклар, көнкүреш кирәк-яраклары ясау өчен кулланылган. Хәзер инде аннан төрле сувенирлар ясыйлар. Беренче карашка гади генә булып күренгән, үзенчәлекле ис килеп торган бу балчык белән эшләүнең дә үз серләре бар. Балаларны бу кызыклы материал белән эшләү серләренә музей хезмәткәре  Лилия апалары таныштырды. Балалар җаннарын биреп, мавыгып эшләделәр. Монда фантазиягә урын бик күп. Кызларым үзләре ясаган тәлинкәләрен өебезгә алып кайттылар. Аларның эшләрен күреп куанганыбызны күрсәгез! Балаң иҗат иткән картина бик кадерле бит! Ә улым гончар кругында чүлмәк ясау серләрен үзләштерде. 
1 апрель– халыкара кошлар көне. Шул уңайдан,  музейда “Яз шатлыгын китерүчеләр” дигән бәйрәм чарасы үтте. Балалар бәйрәм тарихы, кошларның табигатьтәге роле, файдасы турында фикер алыштылар, кошлар тавышын тыңладылар, аларны аерырга өйрәнделәр, табышмаклар чиштеләр. 2 апрель өстәл уеннары көне буларак истә калды. “Крестики, нолики”, шашки, “Морской бой”. Шулай да, өстәл хоккее аерым кызыксыну уятты. Хәтта катнашучылар арасында ярыш оештырырга туры килде. Җиңүчеләр грамотага ия булды. Катнашучылар бүләккә музей эмблемасы төшкән шоколадлар, магнитлар, ручкалар алдылар.
Менә шулай, атна сизелмичә дә кызыклы вакыйгаларга бай булып, узып китте. Балалар апалары белән очрашуны түземсезләнеп көтеп алдылар, өйдәге әңгәмә күбесенчә музей хезмәткәрләре үткәргэн чаралар турында булды.
Балалар белән актив эш алып барганнары өчен ,барлык әти-әниләр исеменнән, музейда эшләүче Резеда Рәвис кызына, Лилия Миннехәниф кызына чын йөрәктән рәхмәт әйтәсебез килә.                                                                
Гөлгенә Җиһаншина, 
Иске Абдул авылы
Автор фотолары

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев