Яңалыклар

Калмия авылында үрдәк, каз өмәләре үтә (фото)

Калмия авылында Зәмзәмия апа Зәнгәрәева күп итеп үрдәкләр (урдәк-каз токымы)үстерде, шунысы да бар - авылда бик күпләр кош-корт асрый. Элек-электән бик матур гореф-гадәт булган -кош-кортлар үскәч, аларны эшкәртү өчен туган-тумачаны, күршеләрне җыеп өмәләр уздырганнар. Зәмзәмия апа өмәгә уңган-булган өлкәннәребезне:Райхана апа,Захира апа, Сәлимә апа,Нәсимә апа, Рәзинә һәм Ильмираны чакырган. Сер итеп...

Калмия авылында Зәмзәмия апа Зәнгәрәева күп итеп үрдәкләр (урдәк-каз токымы)үстерде, шунысы да бар - авылда бик күпләр кош-корт асрый. Элек-электән бик матур гореф-гадәт булган -кош-кортлар үскәч, аларны эшкәртү өчен туган-тумачаны, күршеләрне җыеп өмәләр уздырганнар. Зәмзәмия апа өмәгә уңган-булган өлкәннәребезне:Райхана апа,Захира апа, Сәлимә апа,Нәсимә апа, Рәзинә һәм Ильмираны чакырган.

Сер итеп кенә әйтәм - алар өмә ясап, Захира апаның үрдәкләрен эшкәрттеләр. Афәрин, өмәчеләр! Үрдәк итеннән тәмле-тәмле өчпочмаклар, бәлешләрне исән-сау ашарга язсын, икенче елга тагы да күп булсын, дип яза Калмия мәдәния т йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев