Иштирәклеләр төзекләндерелгән юлдан йөриячәк
Иштирәктән Түбән Кама трассасына чыгучы асфальт-бетон юл күптәннән ремонт сорый иде инде. Быел «Татавтодор» оешмасы аның 2,6 километрына керде. Ремонт инде биредә ай ярымлап элек башланган иде. Бүген эш ахырына якынлашып килә. Әлеге участокның гомуми озынлыгы 12 километрны тәшкил итә, шулай булгач, әле төзекләндерәсе территория дә шактый кала.
Ремонт Татарстан Республикасында региональ юлларны төзекләндерү программасы буенча башкарыла, барлык эшләр 50 млн сумга төшә. Эш салкын регенерация ысулы белән башкарыла. Ягъни иске асфальтны куптарып алып, битум эмульсиясе яки цемент белән эшкәртеп, аскы катламга салалар. «Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалы прорабы Илнар Рәфыйковның әйтүенчә, бүген объектта дүрт бригада эшли. Аларның һәрберсендә якынча унышар кеше. Көн саен участокка 15ләп техника чыга. Бер үк вакытта асфальт та салына, юл кырыйлары да ясала, 10 урында керү юллары эшләнә, барьер коймалары, су агызу торбалары куела, ике тукталыш павильоны урнаштырыла.
«Әлеге юл соңгы елларда нык тузды. Биредә транспорт хәрәкәте болай да көчле, соңгы вакытта авыр йөк машиналары күпләп йөри башлады. Авыл халкының күпчелеге Түбән Камада эшли, алар барысы да шушы юлдан үтә. Шуңа күрә монда төзекләндерү нык кирәк иде инде. Юлның калган өлеше дә шулай әкренләп ремонтланыр дип ышанабыз», - ди Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина. Аның әйтүенчә, бу юлдан шулай ук мәктәп маршруты да үтә икән, балалар куркынычсызлыгы өчен дә юлның яхшы булуы кирәк, ди ул.
«Юлларны ремонтларга мөмкинлек табылганга бик сөенәбез. Үзебез пенсиядә булсак та, яшьләргә, балаларга, көн саен шушы юлдан эшкә йөрүчеләргә ул бик кирәк», - дип үз фикерен белдерә Иштирәктә яшәүче Гөлнур Мостафина.
Авыл җирлегендә быел ремонтланган юллар моның белән генә чикләнми. Гөлнара Гарифуллинаның әйтүенчә, Аулаш урамын быел шактый гына яңарта алганнар. Ремонт үзара салым акчасына башкарылган. Узган ел җыелган һәм дәүләттән өстәп бирелгән акчадан - 29500 сумга чокырларны ямаганнар, бер өлешкә вак таш җәйгәннәр. Монысы исә 39500 сумга төшкән.
Тамчыдан күл җыела, диләр. Аз-азлап төзекләндерү дә файдага. Иштирәклеләр дә үзләренә өлеш чыкканга бик рәхмәтле, ремонт алга таба да дәвам итәр дип ышаналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев