Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерекләр руль артында

Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Тукай районында  спиртлы эчемлекләр кулланганан соң руль артына утырган 4 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның икесе Тукай районында яшәүчеләр.

7 май көнне Нефтебаза поселогында инспекторлар   AUDI 80 автомобилен туктаталар. Аның хуҗасы 51 яшьлек ир-ат исерек көе машина белән юлга чыккан. 8 майда исә весна-1 бакчачылык ширкәтендә 35 яшьлек кеше исерткеч эчемлекләр кулланып машина руле артына утырган. Сәрхүш шоферның үзенә протокол төзелеп,   ВАЗ 217230  машинасы штраф стоянкага җибәрелә. Шушы ук көнне Яр Чаллы- Новый поселогы юлында 42 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Шевроле Клан автомобиле тоткарлана. Хатын-кыз исрек була. 10 май көнне Яр Чаллы-Водозабор- Калмия юлында 70 яшьлек ир-ат та эчкән көе ВАЗ-21074 машинасы белән юлга чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында гына исерек шоферлар белән юл-транспорт фаҗигалары булмый кала.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X