Яңалыклар

Интернет-битендә нацист рәвешендәге фотосын куйган тукайлы штрафка тартылды

Район прокуратурасы республика экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Яр Чаллы зонасы белән берлектә Интернет челтәрендә экстремистлык эшчәнлегенә каршы законнарның үтәлешен тикшерде. Чара барышында Ильбухтинода яшәүче 27 яшьлек ир-атның «ВКонтакте» битендә нацист символикасын чагылдырган фотосын урнаштырганлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге гражданинга карата КоАПның 20.3 маддәсе 1 өлеше - нацист атрибутикасын һәм...

Район прокуратурасы республика экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Яр Чаллы зонасы белән берлектә Интернет челтәрендә экстремистлык эшчәнлегенә каршы законнарның үтәлешен тикшерде. Чара барышында Ильбухтинода яшәүче 27 яшьлек ир-атның «ВКонтакте» битендә нацист символикасын чагылдырган фотосын урнаштырганлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге гражданинга карата КоАПның 20.3 маддәсе 1 өлеше - нацист атрибутикасын һәм символикасын ачык рәвештә халыкка чыгару буенча административ эш кузгатылды. Материалларны караганнан соң, район суды әлеге гражданиннан 1000 сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев