Елга яры буенда «Ак чәчәкле бәхет» дип исемләнгән бәйге узды. Әлеге чараның максаты - үзеңнең якыннарыңа мәхәббәт хисе, ихтирамлы караш тәрбияләү. Алып баручы бәйрәмгә җыелган балаларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында мәкаль-әйтемнәр әйтте, гаилә турында матур-матур шигырьләр укыды. Соңыннан балалар «Яраткан туганнарыбыз», «Теләкләр чәчәге», «Осталык», «Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр»...
Елга яры буенда «Ак чәчәкле бәхет» дип исемләнгән бәйге узды. Әлеге чараның максаты - үзеңнең якыннарыңа мәхәббәт хисе, ихтирамлы караш тәрбияләү. Алып баручы бәйрәмгә җыелган балаларга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында мәкаль-әйтемнәр әйтте, гаилә турында матур-матур шигырьләр укыды. Соңыннан балалар «Яраткан туганнарыбыз», «Теләкләр чәчәге», «Осталык», «Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр» кебек бәйгеләрдә, мәхәббәт турында төзелгән махсус викторинада катнаштылар, шулай ук гаиләгә кагылышлы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Һәрбер сабый үзенең осталыгын, җитезлеген, көчен күрсәтергә тырышты. Биредәге бәйгеләрдә, балалар гына түгел, әниләр, әбиләр, сеңел-энекәшләр дә актив катнашты, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев