Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотосурәтләрдә – район тарихы

Районга Тукай исеме бирелүнең 45 еллыгы кысаларында без «Якты юл» газетасының 19 март санында (№19) танылган фотограф Николай Тугановның тарихи фотоларын бастырган идек. Әлеге сәхифә укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Алар бу фотоларның үзләрендә матур хатирәләрне яңартуын, танышларын, дусларын, туганнарын тануларын әйттеләр. Мөмкин булса, тарихи сурәтләрне бастыруны дәвам итүне сорадылар. Фотолар параллель рәвештә газетаның Инстаграм битендә дә урын алды. «Якты юл» битендә (instagram.com/yakti_ul) чыккан фотолар астында, әйтик, Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова үз авылдашларын танып, «Безнекеләр Көлтә бәйрәмендә» дип язды. Мерәслеләр ат арбасында гармуннар уйнап җырлаучылардан үз авылдашларын таныды. Рус аккаунтында (instagram.com/svetlyj_put) аларның «Рәйхан» ансамбле үзешчәннәре икәнен билгеләп үттеләр. Савымчылар бәйгесендә төшкән фото астына «Мәгариф» колхозының алдынгы сыер савучысы Разия апа Мотыйгуллина» дип яздылар. Фәйрүзә Гыйльфанова исемле язылучыбыз «Калмия авылы апалары, егетләре. Күпчелеге инде бакыйлыкка күчте, урыннары оҗмахта булсын!» дигән комментарий калдырды. 

Сезнең сорауларыгыз буенча сәхи-фәне дәвам итәбез. Бүгенге фотолардан да бәлки якыннарыгызны табарсыз. Сурәтләрне Инстаграм битләребездә дә урнаштырачакбыз. Карап барыгыз, фикерләрегезне языгыз! 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, социаль челтәрләрдәге язылучыларыбыз! Бәлки сезнең үзегездә дә 45 еллыктан кызык-лы вакыйгалар бардыр, матур хатирәләрегез сакланадыр. Языгыз, фотолар җибәрегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев