Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев «Якты юл»га язылды. Ә сез?..

Тукай районы башлыгы 2021 елның икенче яртысына «Якты юл» газетасына язылды. 

– Газета – районыбызның йөзе бит ул, – дип үз фикерен белдерде Фаил Мисбахович. – Һәр тармактагы күләмле эшләр, илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы, программаларның үтәлеше турында тукайлылар нәкъ менә район басмасы битләреннән укып белә. Газетада предприятие һәм хуҗалыклар эшчәнлеген яктыртуга һәрвакыт урын бар. Редакция көндәлек тормышыбыздагы мөһим вакыйгаларның берсен дә игътибарсыз калдырмый. 
Әйе, халыкка мәгълүмат җиткерү – «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарының бурычы. Шул ук вакытта район басмасы укучыларда милли үзаң тәрбияләү чарасы да әле ул. Быел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»нда әлеге юнәлеш аеруча актуаль. 
– Татарстан Президенты башлангычы белән игълан ителгән «Туган телләр елы»нда телебезне саклауга өлеш кертәбез дибез икән, үз ана телебездә чыгучы, үз җиребезнең көзгесе булган басмага беребез дә язылмый кала алмыйбыз, – диде район башлыгы җитәкчеләрне, хакимият, башкарма комитет хезмәткәрләрен, идарәләрдә һәм бүлекләрдә эшләүчеләрнең барысын да язылу кампаниясенә кушылырга чакырып. 
Ә район башлыгының командасы аның үрнәгенә кушылды инде. Елдагыча, район хакимияте инвалидларга ярдәм йөзеннән аларны хәйрия фонды хисабыннан район газетасына яздыруны оештырды. «Фонд ярдәме белән 50 кеше 2021 елның икенче яртысында газетаны почта аша алдырып укый алачак, – дип бу уңайдан сөенечен белдерде районның ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе, газетабыз хәбәрчесе Мәүлетҗан Хисамиев. – Тукай районы оешкан көннән башлап, 45 ел юнәлешеннән тайпылмыйча район тормышын яктырта ул. Хәзер дә тарих елъязмасын алып баручы газетабыз авыллардагы һәр гаиләгә барып ирешсен өчен тырышыйк, шул чагында барыбыз да яңалыклардан, райондашларыбыз тормышындагы вакыйгалардан хәбәрдар булып торырбыз, – дип язылырга өндәде Мәүлетҗан ага. «Якты юл» белән «Светлый путь»ны ул район халкын берләштерүче басмалар дип тә атады.
Сер түгел, көндәлек басмаларга язылучылар саны елдан-ел арту ягына таба бармый. Ләкин редакция хезмәткәрләре газетаны эчтәлекле һәм кызыклы итү өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Газетаның сайты үз эшен активлаштырды. Социаль челтәрләрдә дә актуаль мәгълүмат даими яңартылып тора. Шулай да традицион басмабыз кулланудан төшеп калмаска тиеш. Райондашларның ышанычы һәм ярдәме белән ул әле алга таба да үз укучыларын шатландырып торыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев