Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан артык ярдәм биреләчәк, диде министр

Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан артык ярдәм биреләчәк, диде министр. (Казан, 3 март, "Татар-информ"). Марат Әхмәтов Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була, дип әйтте. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы...

Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була

Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була

Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан артык ярдәм биреләчәк, диде министр.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Марат Әхмәтов Татарстанда чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була, дип әйтте. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бу турыда чәчү эшләрен финанс яктан тәэмин итү турында Татарстан Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була, дип исәпләнә. Бу, беренче чиратта, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, орлыклар һәм башкалар өчен чыгымнар.

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, 2018 елдагы уңышка авыл хуҗалыгы формалары гектарлар буенча 960 млн. сумлык ярдәм алган, күбесенчә катлаулы ашламалар алуга.

Ел башыннан апрель аена кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 2 милилардтан. артык ярдәм биреләчәк, диде Марат Әхмәтов. Бу шул исәптән сатылган 1 литр сөткә өстәмә субсидия дә - 800 млн сум, өстәмә бәяләнмәгән ярдәм - 200 млн сум, токымлы терлекчелеккә ярдәм - 250 млн сум, инвестицилн кредитларга субсидия - 400 млн сум.

"Көтелгән бюджет ярдәмен истә тотып, һәр инвесторның чыгымнарга үз чыганаклары да булырга тиеш", - диде Марат Әхмәтов.

Банк кредитлары буенча, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада кыска вакытлы льготалы кредитларга субсидия 1 млрд сумнан арткан, бу 14 млрд сумлык кредитларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Субсидияләр үсемлекчелеккә 655,6 млн сум, терлекчелеккә 82 млн сум, сөтчелеккә 82 млн сум каралган. Субсидияләрнең 20 % кече хуҗалыкларга барачак.

28 февраль көненә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 12,3 млрд сумга 220 гариза раслаган. Шул исәптән Россельхозбанк - 162 гариза, ВТБ - 16 , «Сбербанк» - 41, «Газпромбанк» - 5, «Связьбанк» - 1, «Ак Барс» банк - 6 444 млн. сумга. Кече хуҗалык формаларына 540 млн. сумга 37 гариза расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев