Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чираттагы ярдәм

Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – 5 апрель көнне узган комиссия утырышы карары үтәлеше. Шулай ук хәйрия фондына кергән акчаларны файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән дүрт гариза каралды. 2019 елның икенче яртысына матбугатка язылу өчен «Изгелек кыл» хәйрия марафоны фондыннан акча бүлеп бирү мөмкинлеге дә каралды. 

Утырышның беренче соравы буенча район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Галимҗан Зарипов чыгыш ясады. Ул Теләнче Тамак авылында яшәүче инвалид балага канындагы глюкоза дәрәҗәсен тикшереп тору өчен техник җайланма сатып алынганын хәбәр итте. Бәтке авыл җирлегеннән дә инвалид бала Алмаг-04 аппараты белән тәэмин ителгән. Калмия авыл җирлегендә яшәүче балага дарулар алынган. Кнәз авыл җирлегеннән урын өстендә ятучы ике инвалид балага коену өчен утыргычлар сатып алынган.
Галимҗан Сәетҗанович Тукай районында яшәүчеләрдән килгән яңа мөрәҗәгатьләргә тукталды. 
Беренче гариза «Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче гаиләдән. Аларның баласы церебраль паралич белән авырый. Балага кресло-коляска кирәк. Гаилә өчен аның бәясе кыйммәт. Шуңа күрә гаилә фондтан ярдәм сорый. Комиссия әгъзалары әлеге гариза буенча фикер алышканнан соң, мөрәҗәгать итүчегә республика Социаль иминият фондында булган кресло-коляскалар вариантлары белән танышырга тәкъдим итте.
Чираттагы гариза Кече Шилнәдән. Икенче группа инвалид аны караучы шәфкать туташы хезмәтенә түләү өчен акча сорый. Әлеге гариза буенча комиссия утырышына өстәмә документлар китерү сорала.
Боерган авыл җирлегеннән инвалид бала логопед хезмәтенә, «МЭКС» препараты белән дәвалауга hәм хәрәкәтләнү өчен спорт җиһазларына мохтаҗ. Комиссия әгъзалары бу гариза буенча бертавыштан уңай карар кабул итте.
Газета һәм журналларга язылу өчен «Изгелек кыл» хәйрия марафоны фондыннан акча бүлеп бирү мөмкинлеге турындагы сорау да утырышта уңай хәл ителде. 

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев