Без биш бала үстек әнкәй белән
Әниебез Гиная Хафизова 1929 елда Зәй районының зур булмаган Түбән Пәнәче авылында дөньяга килгән. Әнкәй биш кыз баланың дүртенчесе булган. Белгәнебезчә, авыр еллар була ул. Аларның гаиләсе дә кыенлыкларны шактый кичерә. Бер кыз туганы бик кечкенәдән якты дөньядан китә. Авылда салам түбәле өйләр, сарайлар, агач күперләр. Ә яшьлек яшьлек инде ул. Авырлыкларга карамастан, яшьләр кичләрен шул агач күперләрдә уеннар оештыралар. Бер көнне элекке Чаллы районы Мусабай Завод авылыннан озын буйлы, кара чәчле Фаиз исемле егет Түбән Пәнәче авылына туганнарына кунакка килә. Ыспай киенгән, тальян гармунында өздереп уйнаучы егет кичке уенга чыгып, кызларны жырлата, биетә. Менә шул вакытта аның күзе уртача буйлы, чибәр бер кызга – безнең әниебезгә төшә. Араларында мәхәббәт уяна. Озак та үтми, җитез егет тарантаска пар ат җиктереп, кызны үзенә тормыш иптәше итеп, авылына алып кайта.