Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Бурыч аркасында чыккан низаг

Март аенда Тукай районы территориясендә урнашкан бер җитештерү базасында берничә ир-ат арасында низаг чыга.

Кичке сәгать 8 тулганда базага Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек И. килә. Бәхәс вакытында ул үзеннән күпкә зуррак яшьтәге Р.ның эченә пычак белән кадый. Зыян күрүчене дәваханәгә алып китәләр һәм операция ясыйлар. 
Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Р.га өченче ир-ат – А. – өч миллион сумнан артык бурычлы була. Ләкин акчаны 2018 елда ук кайтарырга тиеш булса да, бирмичә йөри. Р. исә аласы акчасын А.дан өенә барып та сорый. Низаг чыгуга да менә шушы вакытында кайтарылмаган әҗәт сәбәпче була. 
И.ның туганнары зыян күрүчегә 100 мең сум күләмендә компенсация түләүгә, гаепләнүченең кече яшьтәге баласы булуга да карамастан, закон аны якламый. Суд әлеге ир-атны 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. И. моңа кадәр дә ике мәртәбә җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Беренчесендә шартлы хөкем алса, икенчесендә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Илдар РАМАЗАНОВ,
район прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X