Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ак юллар сезгә, егет-кызлар!

Районда мәктәпне тәмамлаучы укучыларның чыгарылыш кичәсе гөрләп узды. Быел 105 бала унберенче сыйныфны тәмамлады. 

Чыгарылыш кичәсе Иске Җирекле авылының мәдәният йортында оештырылган иде. Бирегә районның барлык мәктәпләреннән унберенчене тәмамлаган укучылар, ата-аналар, укытучылар hәм кунаклар җыелды. Укучыларны күркәм бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова hәм мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова килде. 
– Бүген Тукай районында иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Шуңадыр, hава торышы да яхшы, кәефләрегез дә күтәренке һәм, гомумән, уку дәверендә ирешкән нәтиҗәләр дә уңай. Менә мәктәп еллары инде артта калды. Бүген сезнең өчен яңа тормыш башлана, сезгә яңа мөмкинлекләр ачыла. Үзем дә 20 ел элек сезнең кебек мәктәпне тәмамладым. 20 ел үткәч шушы залда чыгарылыш сыйныф укучыларын котлармын дип бер дә уйламаган идем. Ни дисең, язмыш ул менә шулай. Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйм. Үз юлыгызны дөрес сайлавыгызны, куйган максатларыгызга ирешүегезне, яхшы белгеч булуыгызны телим, – диде егет-кызларны тәбрикләп район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
Чыгарылыш кичәсен дәвам итеп, Рөстәм Илдусович уку алдынгыларына мәктәпне тәмамлау турында аттестатлар hәм медальләр тапшырды. Быел районда барлыгы 19 укучы мәктәпне медаль белән тәмамлый. Шуларның берсе – Новотроицкое мәктәбе укучысы Эльвина Исмәгыйлова рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Химиядән күрсәткече – 95 балл. Эльвина июль аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барачак.
– Укучыларыбызның мондый югары күрсәткечләргә ирешүе, әлбәттә, безнең өчен зур сөенеч. Укучыларның да, укытучыларның да hәм ата-
аналарның да бергә ирешкән хезмәте, – ди бу җәһәттән Новотроицкое мәктәбе директоры Әдип Низамов.
Бәтке мәктәбе укучысы Аделина Нургалиева районда беренче тапкыр рус әдәбияты фәненнән БДИ буенча 91 балл җыйган. Бу – имтихан бирү өчен иң авыр фәннәрнең берсе. 
Укучыларның аттестатлары кулында, алда иң мөhим чор – уку йортларына кереп, укуны дәвам итү, дөрес юнәлеш сайлау. 
– Унбер ел элек әти-
әниемнең миңа матур форма, портфель сатып алып мәктәпкә озатканнары хәтеремдә. Бүген дә алар биредә, минем белән. Мәктәп белән саубуллашу бик тә ямансу, – ди Бәтке мәктәбе укучысы Гөлназ Хисамова.
Укучыларның инде тирән фикерли белүен, киләчәккә карата җаваплы карар кабул итәргә сәләтле икәнлекләрен әти-әниләр дә тоя. Бүген алар да дулкынлана.
– Минем кызым Нәркиз Биклән мәктәбен тәмамлый. Укытучыларга рәхмәтләребез чиксез. Балаларыбызга төпле белем бирүләре дә, аларга мәрхәмәтле булулары да олы хөрмәткә лаек, – ди кызның әнисе Гөлнар Мирходжаева.
Кичәге малайлар һәм кызлар, сыйныфташлар бүген инде әкренләп олы тормышка атлап керәләр. Уңышлар, ак юллар сезгә, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев