Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәр!

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, илебез иминлеге хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә күтәрдегез. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең олы бурычыбыз. 

Күбегез әлегә кадәр эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез. Сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп буласына ышанасыз.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыныгыз мул, ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаныгыз тыныч булсын. Ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә, иминлектә яшәвегезне телим!
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев