Бүген нибары 19 градуска кадәр генә җылытачак
Яңалыклар

Бүген нибары 19 градуска кадәр генә җылытачак

Синоптиклар фаразынча, 27 июньдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән яңгыр, көндез аерым районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, 6–11 м/с белән исә, көндез урыны белән тизлеге 15–17 м/с кадәр көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы +9…+14˚. Көндез температура  нибары +14…+19 градуска кадәр генә күтәреләчәк.

Н.Туганов фотосы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев