Яңалыклар
Боерганда гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте
Боерган авылында 55 ел бергә гомер кичергән мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешеләр - Гайнетдин абый белән Мәгъфия апа Хәйретдиновларны олыладылар. Аларга бу көнне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды. Гайнетдин Хәйретдин улы 35 елдан артык «Кама» колхозында машина йөртүче булып эшләгән. «Хезмәт ветераны» һәм «Хезмәттәге батырлык» өчен медальләре белән бүләкләнгән мөхтәрәм...
Боерган авылында 55 ел бергә гомер кичергән мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешеләр - Гайнетдин абый белән Мәгъфия апа Хәйретдиновларны олыладылар. Аларга бу көнне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды. Гайнетдин Хәйретдин улы 35 елдан артык «Кама» колхозында машина йөртүче булып эшләгән. «Хезмәт ветераны» һәм «Хезмәттәге батырлык» өчен медальләре белән бүләкләнгән мөхтәрәм зат. Ә Мәгъфия Салих кызы - үзенең эшчәнлеген 14 яшендә үк башлаган кеше. Ул колхозда 20 елдан артык сыер савучы булып эшли. Гайнетдин абый белән Мәгъфия апа 1961 елның 3 ноябрь көнендә туйларын билгеләп үтәләр. Шул вакыттан бирле күпме еллар үткән, күпме сулар аккан... Хәзерге вакытта Хәйретдиновлар, балалар игелеге күреп, аларга 7 оныкларын тәрбияләргә булышалар, оныкларының баласын күреп, аның һәр көненә шатланып гомер кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев