Бикләндә авыл бәйрәме узды (фото)
30 август көнне Биклән авылы мәйданында «Авылымнан аерылмый үтте гомер юлларым» дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте. Бер-берсе белән озак еллар курешмәгән авылдашларны чишмә суыннан үлән чәйләре белән, җырлап торган самоварлары белән чәй өстәле каршы алды. Сәхнә элеккеге авыл өе итеп бизәлгән. Мәйданда шалашлар, авыл төзелә башлаган чордагы кебек итеп станнар...
30 август көнне Биклән авылы мәйданында «Авылымнан аерылмый үтте гомер юлларым» дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте. Бер-берсе белән озак еллар курешмәгән авылдашларны чишмә суыннан үлән чәйләре белән, җырлап торган самоварлары белән чәй өстәле каршы алды.
Сәхнә элеккеге авыл өе итеп бизәлгән. Мәйданда шалашлар, авыл төзелә башлаган чордагы кебек итеп станнар ясалып куелган. Бәйрәм «Хәтфә» фольклор ансамбленең «Авылым, авылкаем» фольклор күренеше белән башланып китте. Шуннан соң Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев авылдашларны бәйрәм белән котлады. Биклән халык театры үзешчәннәренең «Биклән авылы төзелү тарихы», «Уфалла арбасы» театральләштерелгэн күренешләре килгән авылдашларның күңеленә хуш килде - уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итте. Җырчыларыбыз Гөлнара Зиятдинова, Фәния Сафина, Камил Мавләвиев, Гөлнара Хисамиева, Мирза Гимадиев, Рим Гильметдинов, Илгизәр Мустафин иң матур җырларын бүләк итте. Рәзинә Сәетгәрәева, Фирия Гарипова эчтәлекле шигырьләрен сөйләделэр, Кызыл Юл авылыннан килгән кунак Мирза Мөхәмәтҗанов юмористик шигырьләрен бүләк итте, Илдус Абдуллин җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле моңлы көйләрен сузды. Бәйрәмдә популяр җырчы Сәрия Нәбиуллина булуы ямь өстенә ямь булды. Авылдашыбыз Рәзинә Сәетгәрәева иҗат иткәэн «Биклэнем» жырын ул буген бигрэк тэ монлы итеп башкарган кебек тоелды. Кон буена сузылган бу бэйрэмдэ авылдашлар, классташлар рэхэтлэнеп аралашты, хэтирэлэр янартты, уйнап, биеп, жырлап кунел ачып бәйрәм итте. Бәйрәм Рәзинә Сәетгәрәева һәм Рим Гильметдиновның уртак иҗат җимеше - «Гузэл Бикләнем» җырының премьерасы белән тәмамланды. Барлык авылдашлар исеменнән бәйрәмне үткәрудә башлап йөрүче Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сахбеевка, Равил һәм Фирия Гариповларга, Илдус һәм Фәния Абдуллиннарга, Рамил һәм Фәния Бәдертдиновларга, Ирек һәм Раушания Гимазиевларга, «Хәтфә» фольклор ансамбле үзешчәннәренә һәм матди ярдәм курсәткән барлык спонсорларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итәләр Биклән авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев