Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бик сагынып очраштык

Мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә дә шактый гомер узган, күпме сулар аккан, күбебезнең чәчләре чалланган. Әйе, мәктәп еллары күптәннән артта калды. Аны тәмамлавыбызга да 50 ел вакыт үтеп киткән... Шушы көннәрдә Теләнче Тамак авылының Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемендәге урта мәктәптә 1966 елда мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашуы булып узды....

Очрашуга гүзәл Татарстаныбызның төрле почмакларыннан җыелган хөрмәтле һәм мөхтәрәм кешеләребез кайткан иде. Аллага шөкер, барыбызның да диярлек тормышлары җайланган, балаларыбызның игелегенә, оныкларыбызның шатлыкларына куанып гомер итәбез. Безнең бит горурланырлык сыйныфташларыбыз да бар. Алар арасында Татарстанның атказанган ветеринария хезмәткәре Феликс Нуриәхмәтов, Яр Чаллы шәһәренең күренекле конструкторы Юрий Тумреев, үз эшенең остасы - теш табибы Вил Исмәгыйлов, КамАЗ заводы хезмәт ветераны Нәзкирә Гаделшина, үз гомерен балалар укытуга багышлаган Светлана Нәбиуллина һәм Долорес Сәйфиева, геолог Равил Хәйруллиннар бар иде.

Очрашуда хатирәләр яңарды, күзләр чыланды, әйтерсең лә, янәдән мәктәп парталары артына утырдык, укытучыбыз сөйләгәннәрне йотлыгып-йотлыгып тыңлый башладык... Бөтенебезнең башында бер генә уй: хөрмәтле укытучыларны һәм сыйныфташларны күрү теләге. Шушы теләк белән кайлардан гына кайтмаганнар бит хөрмәтле сыйныфташларым. Хәтта Архангельск өлкәсеннән Дамир Мингалимов исемле дустыбыз да кайтып җиткән. 50 ел... 50 ел гомер шул арада үтеп тә киткән. Ул еллар эчендә кеше башкайларыннан ниләр генә үтми дә, ниләр генә кичерелми... Әле бит нинди генә вакыйгалар булмый, алар арасында борчу-мәшәкатьлесе дә, шатлыкларга бай вакыйгалары да шактый. Сыйныфташларым белән очрашкач, шуларның барысы да күздән кичерелде, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, бер-беребезнең хәлләрен сораштык.

Җыелган сыйныфташларны әлеге зарыгып көткән очрашу бәйрәме белән Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе директоры Лилия Исхакова җылы тәбрикләде. «Мондый очрашулар булуга мин бик шатмын, 50 еллык очрашулар барлык мәктәпләрдә дә булмый. Бу сирәк күренеш. Бер-берегезне онытмыйча, чакырылган җиргә җыйналып кайтуыгыз - үзе бер олы сөенеч. Барыгыз да исән-сау булыгыз, гаиләләрегезгә дә иминлек, бәхет, шатлык-куанычлар гына теләп калам», - диде ул котлавында.

Дөрес, бу кичәдә катнаша алмаган укытучыларыбыз һәм сыйныфташларыбыз да байтак. Алар инде бакыйлыкка күчкән. Очрашуда без аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, рухларына догалар кылдык. Берүк җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын!

Сыйныфташлар очрашуы бик күңелле узды. Һәрберебез дә кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тормыш яме алып китте. Кичәбезнең ахырында яңадан очрашырга сүз куешып, таралыштык. Я Раббым, барыбызга да, исән булып, кабат очрашырга насыйп булса иде. Бер очрашу - үзе бер гомер.

Түбән Кама шәһәренең «Ак сакаллар» шурасы әгъзасы Альберт Саттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев