Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биек үкчәле туфли кигән, хатын-кызлар булып киенгән әтиләр бәйрәмнең «йолдыз»лары булды

Шилнәбаш авыл җирлегендә «Гаилә кыйммәтләре» дип исемләнгән бәйге булып узды. Анда 3 гаилә көч сынашты. Бәйрәмдә Елизавета һәм Геннадий Прокопьевлар, аларның кызлары Ариана, уллары Давид; Надежда һәм Иван Голубиннар, шулай ук кызлары Карина; Марина һәм Иван Самохиннар, туганнары Екатерина һәм аның улы Даня бар иде. Бәйге барышында һәрбер гаилә әгъзасы...

Шилнәбаш авыл җирлегендә «Гаилә кыйммәтләре» дип исемләнгән бәйге булып узды. Анда 3 гаилә көч сынашты. Бәйрәмдә Елизавета һәм Геннадий Прокопьевлар, аларның кызлары Ариана, уллары Давид; Надежда һәм Иван Голубиннар, шулай ук кызлары Карина; Марина һәм Иван Самохиннар, туганнары Екатерина һәм аның улы Даня бар иде. Бәйге барышында һәрбер гаилә әгъзасы алдан ук әзерләнеп куелган шаян костюмнарны кияргә һәм «дефиле» күрсәтергә тиеш иде. Әле алай гына да түгел, һәрберсенә төрледән-төрле ситуациядән чыгу юлларын тәкъдим итәргә кушылды. Биек үкчәле туфли кигән һәм авыр букча күтәргән хатын-кызлар булып киенгән әтиләргә каравы аеруча да күңелле булды. Шулай ук гаиләләр «Рус теле», «Тоткарлыкларны үтү», «Балаларны киендерү», «Иң тигез гаилә» бәйгеләрендә ярыштылар, викторинада катнаштылар. Тамашачылар да читтә калмады, алар «Бию» бәйгесендә актив булдылар. Бәйге ахырында гаиләләргә үзләре уйлап чыгарган «Бәхетле гаилә» скульптур сынын күрсәтергә кирәк булды. Бу көнне Голубиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Самохиннар белән Прокопьевлар икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бәйрәм һәрбер кешенең күңеленә хуш килде, ә бәйгедә катнашкан гаиләләр тагын да тату, бердәм булып таралыштылар, - дип язган безгә Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йорты директоры Ләйсән Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев