Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә дә Хеллоуин

Хеллоуин безнең илгә хас булмаган бәйрәм булса да, балалар арасында аның белән кызыксынучылар бар. Шуны истә тотып, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә Хеллоуин бәйрәмен үткәрергә булдык.

Бу чарага кызлар һәм малайлар җен-пәриләр, шайтаннар, кара җанлы рухлар, кино-сериаллардагы шомлы затлар образларына киенеп килгәннәр иде. Иң элек алар мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган грим ясау остаханәсе аша үтеп, куркыныч грим ясарга өйрәнделәр. Аннары китапханәчеләр Хеллоуинны АКШ һәм Англия балалары ничек билгеләп үткәннәрен сөйләделәр, бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштырдылар. Балалар ике командага бүленеп, төрле кызыклы уеннарда, викторинада катнаштылар, С.И.Ожеговның тел сүзлеге ярдәмендә кара рухлар турында күбрәк мәгълүмат тупладылар.
Бу очрашу үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды, чөнки китап күргәзмәсе дә, балаларның костюмнары да, гримнары да бәйрәм рухында әзерләнгән иде. Балаларның бай фантазияләре, чит илләрнең традицияләре белән кызыксынулары шаккатырды. Бу бәйрәмдә һәр бала үзен серле әкияти җан иясе итеп тоя алды.

Рамилә СӘГЪДИЕВА,
Теләнче Тамак авылының баш китапханәчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев