Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бергәләп җыештырдык

Төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча ике айлык кысаларында 23 апрель көнне район күләмендә өмә үткәрелде. Язгы чистартуга барлык авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, гомумән, бар район халкы кушылды.

Ел саен 1 апрельдән төзек-ләндерү һәм санитар чистарту буенча экологик икеайлык игълан ителә. Кар эреп бетәр-бетмәс үк авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә һәм хуҗалыкларда җыештыру эшләре башлана. Апрель урталарында өмәләр оештырыла башлый. Ә өмәнең иң зурысы бөтенроссия чарасы буларак ил күләмендә уздырыла. 
Гомуми өмә көнендә район хакимияте һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре Бәтке (Нефтебаза), Әҗмәкәй (Яңа поселогы) һәм Новотроицкое авыл җирлекләрендә эшләп кайттылар. «Безнең җирлектә бу көнне күп эш башкарылды, – диде Яңа поселогы мәдәният йорты директоры Айгөл Габдрахманова. – Ярдәмгә район мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән китапханә-ләр системасы хезмәткәрләре килде. Бергәләп поселок үзәген, төп урамны, ял паркы территориясен чүп-чардан арындырдык. Чисталыкны күреп торуы күңелле, безгә булышырга килүчеләргә рәхмәт кенә укыйбыз».
Новотроицкое авыл җирлеге-нә район советы аппараты, башкарма комитеты һәм без редакция хезмәткәрләре ярдәмгә килдек. «Өмәне көннең беренче яртысында үзебезнең җирлектә яшәүчеләр, мәктәп укучылары белән башлаган идек. Төштән соң администрациядән ярдәм килеп төште, барлыгы 80 кеше җыелды, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова. – Үзәк урамдагы ял итү зонасын чистартып, эскәмияләрне, урналарны лаклап чыктык. Рәшәткәләрне буядык. Сарман трассасы буендагы агачлыкны җыештырдык, агач кәүсәләрен акшарладык. Бу кадәрле эш үзебезнең генә көч белән бик озакка сузылган булыр иде. Шушы зур ярдәмне оештыручыларга һәм килеп эшләгән кешеләрнең һәркайсына җирлектә яшәүчеләр исеменнән рәхмәт әйтәм». 
Бәтке авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиева да өмә көнендә башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде. «Икеайлык кысаларында без апрель башыннан эшкә керешкән идек инде. Бөтенроссия өмә-сенә дә җирлектәге барлык учреждениеләрнең хезмәткәр-ләре, мәктәп укучылары белән бергә чыктык. Җирлек территориясен җыештырдык. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет палатасында эшләүчеләр белән бергәләп Нефтебаза поселогындагы муниципаль архив бинасы тирәсенә агачлар утырттык», – диде ул күмәк көч белән башкарган эшләрен барлап. 
Төзекләндерү һәм санитар чистарту, агачлар, чәчәкләр утырту ике айлык кысаларына гына кайтып калмый, билгеле. Чөнки һәр кеше үзе яшәгән һәм эшләгән урынын төзек, чиста тотарга омтыла. Ә күмәк көч белән моңа ирешү күпкә җиңелрәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев