Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көне белән!

Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бүген яңа уку елына һәр гаиләдә әзерлек бара. Белем көне - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен дә, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Район мәктәпләрендә...

Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Бүген яңа уку елына һәр гаиләдә әзерлек бара. Белем көне - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен дә, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Район мәктәпләрендә быел 3130 бала белем алачак. Шуларның 406сы - беренче сыйныфка килүчеләр. Алар яңа һәм мөһим чорга аяк басалар. Балаларыбыз, заманга лаек белем алып, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсын өчен, без барысын да эшләргә тиешбез.

Барлык укучыларның да һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен телим. Укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләребезгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Яңа уку елы яңа иҗади уңышлар китерсен. Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр генә теләп калам.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев