Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Басу капкалары буенда әткәйләрне озак көттек без

Быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттек. Гомер аты йөгәнсез, ел артыннан еллар үтә тора, илгә килгән сугыш яралары да күптән төзәлде, яндырылган шәһәрләр, авыллар элеккедән дә матуррак итеп торгызылды. Окоплар җир белән тигезләнде, аларны яшел чирәм каплады, блиндажлар кыр чәчәкләренә күмелде. Тик йөрәктәге яралар гына әледән-әле кузгалып, сулкылдап куя.

Туган илнең азатлыгы өчен тыл белән фронт бер булып күтәрелде. Ир-егетләр яуга китте, ә тормыш авырлыгы хатын-кызлар, үсмер балалар, карт-корылар кулына калды.

Роза Ситдыйкова Владивостокта туган. Әтисе Гариф җаваплы эштә булган. Аның канаты астында рәхәтләнеп үскән булса, кечкенәдән чая, тапкыр сүзле, зирәк акыллы кыз, үзе әйтмешли, бәлки күп нәрсәләргә ирешә алган булыр иде. Тик Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе: «Туган якка кайтыгыз, ни булса да ул сыендырыр. Фашистларны җиңү белән мин сезне эзләп табармын», - дип гаиләсен поездга утыртып озатып кала, үзе фронтка китә. Роза күкрәк баласы гына була. Яңа Байлар авылына кайтып урнашалар. Фронттан «батырларча һәлак булды» дигән кара кайгылы хат аларны тиз куып җитә. Авылда карт-коры, бала-чага гына калган, эшче кулларның бик кирәк чагы. Әнисе Мәрзия колхозда эшли башлый. Сугыш тәмамлану белән генә тормышлар җайланмый әле. Роза үсеп, укырга керә, әмма ачлык, ялангачлык аны уку бәхетеннән мәхрүм итә. Әнисе каты авырып, урын өстенә егыла, кыз дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхоз фермасына эшкә килә.

«Яшьтәш малай белән икебезне атлы эшкә куйдылар. Ат җигә белмибез. Малай кеше булгач, аның сер бирәсе килми. Баксаң, камытны кире ягыннан кигерәбез икән. Ничек сыйдырганбыздыр. Камытны кыса алмыйбыз, чөелдерек өзелде.

Шунда Галләм абый Сабиров эчке әрнү белән:

- Балакайлар, бик беләм, сезгә дә бик авыр, нишлисең бит, - дип безне камыт кигерергә өйрәтте», - дип искә ала Роза.

Розаның әнисе ел буе авырып ята. Өйдә ашарга берни юк, әнисен бик терелтәсе килә. Ул вакытта инде кыз бозаулар карый.

- Бозауларга бәрәңге пешерәм. Өстәге ярмаланып пешкән бәрәңгене ашыйм, ике-өч бәрәңгене куеныма яшерәм - әниемә алып кайтам. Кайчакларда бер-ике уч он да «эләктерәм», ул нидер пешерерлек түгел, аны ялыйбыз. Эшкә бик чорыс идем, бу хәлне сизсәләр дә, сүз әйтмәделәр. Әни акрынлап хәлләнә башлады, - дип искә ала Роза күз яшьләре аша. - Түләү дә юк бит. Нуриев абый рәис иде. Бер елны тиен ярымнан расчет ясадылар. Ничек яшәргә кирәк?

Булган кыз җаен таба - чабата үреп, базарда сата башлый. Ул чагында чабата төп аяк киеме, ул тиз туза. Шулай итеп, бераз хәлләнәләр. Үзенә дигән чабатаны ул ат коерыгыннан кыл алып, шуны кушып үрә, озаккарак чыдый.

Күзкәй авылына килен булып төшкәндә үзе яшь булса да күпне күргән, нужаны, үзе әйтмешли, чүмечләп эчкән кыз була инде ул. Роза колач җәеп каршылаган, 31 ел кыз белән ана кебек яшәгән, балаларын үстерешкән каенанасын да ихлас рәхмәт хисләре белән искә алды.

- Улы Рафис белән 46 ел яшәдек, төрле чак булды, хәзер, үзен югалткач, гел яхшы яклары гына искә төшә, - ди ул.

Роза Гарифовна 40 ел фермада эшләгән, бозаулар караган, 20 ел сыер сауган. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары санап бетергесез.

- Күңел кителгән чаклар булды инде. Пенсия билгеләгәндә үсмер бала чагымда интегеп эшләгән елларымны исәпләмәделәр. Аннары нужа арбасына иртә җигелүе бер булса, әти диеп әйтергә тилмерүләр икенче әрнү бит. Күзләр күгәргәнче басу капкалары буенда, яшьтәшләргә сиздерми генә, әллә ничә җәйләр-кышлар без ятимнәр әтиләр кайтканны көттек бит. Толлык белән ятимлек бер көнлек хәсрәт түгел, гомерлек йөрәк ярасы. Инде безнең буын, сугыш еллары балаларының диюем, тагын бер йөрәк ярасы - әтиләре исән кайтканнар фатирлар да алды, башка өстенлекләрдән дә файдаланды, ә без һаман илнең үксез балалары - безнең өчен ташламалар юк, хөкүмәтнең рәхимлелеген көткән хәлдә берәм-берәм китеп барабыз инде.

Роза бераз тынып торды да, элеккеге шат хәленә кайтты.

- Бүгенге тормыштан зарланмыйм мин. Кызым-киявем тәрбиясендә яшим. Мул яшәргә тырышалар, икесе дә «Ярыш» хуҗалыгында терлекчелектә эшли. Өстәлләребез ризыклы, олы кешегә тагын нәрсә кирәк, - ди Роза канәгатьлек белән.

Аның белән аралашу, үземнең дә йөрәк яраларын кузгатса да, күңелдә якты бер хис калдырды: көр күңелле, җор сүзле, шөкер итә белә, күршеләре әле аны үтә ярдәмчел дип тә мактадылар. Аллаһы аны сәламәтлектән аермасын.

Заһидә Нәбиуллина.

Фото crimeantatars.club сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев