Яңалыклар

Балалар тормыш матурлыгын рәсемнәрдә чагылдырдылар

Балаларда тормышка позитив караш тәрбияләү, суицидларны кисәтү максатыннан, «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тормыш матур!» дип аталган рәсемнәр бәйгесе үткәрде. Анда төрле категория гаиләләрдән 7 бала катнашты. Балаларның иҗат җимешләрендә салават күпере, чәчәкләр, йортлар, кошлар һәм якты кояш сурәтләре бар иде. Гомумән алганда, әлеге чара балаларда уңай тәэсирләр калдырды. Алар...

Балаларда тормышка позитив караш тәрбияләү, суицидларны кисәтү максатыннан, «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тормыш матур!» дип аталган рәсемнәр бәйгесе үткәрде. Анда төрле категория гаиләләрдән 7 бала катнашты. Балаларның иҗат җимешләрендә салават күпере, чәчәкләр, йортлар, кошлар һәм якты кояш сурәтләре бар иде. Гомумән алганда, әлеге чара балаларда уңай тәэсирләр калдырды. Алар мондый бәйгеләрдә тагын да катнашырга теләк белдерделәр, дип хәбәр итәләр үзәк белгечләре.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев