Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаннар назга төренә

Язучылар белән очрашулар безнең Калмия авылы китапханәсендә матур бер гадәткә кереп бара. Шушы көннәрдә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Дания Сибгатуллина бездә кунакта булдылар.

Әдәби кичәгә китап сөйгән, татар теленә, мәдәниятенә битараф булмаган күпсанлы авылдашларыбыз җыелды. Китапханәдә Әлфия Ситдыйкова әсәрләреннән «Җаннар назга төренә» дип исемләнгән күргәзмә дә урнаштырылган иде. Килгән кунаклар Әлфия Ситдыйкова турында язылган мәкаләләр, фотолар белән дә таныштылар. Шагыйрәнең әсәрләрен Ивилина Сәлимова бик матур итеп башкарды. Очрашу кичәбез Вера Сәлимова җитәкчелегендәге балалар башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Алар үзләренең моңлы тавышлары белән кунакларны таң калдырдылар.
Әлфия Ситдыйкова шагыйрә дә, публицист та, журналистика жанрлары остазы да, инде менә күләмле проза әсәрләре авторы да. Аның КАМАЗда хезмәт куйган тулы бер буын кешесенең типиклаштырылган образын сурәтләгән «Дөнья тәгәрмәче» исемле китабы чыкты. Шагыйрь булган җирдә шигырьсез буламыни? Бәйрәмебезнең иң күркәм өлеше, әлбәттә, Әлфия Ситдыйкованың үз чыгышы булды. Ул үзенең берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыды, яшь чакларын искә төшерде.
Дания Сибгатуллина татар халкының моңлы җырларын башкарды. Үзе белән ияртеп җырлатты да, елатты да ул. Шулай ук тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Татар телебезгә кагылышлы проблемаларны ассызыклап, яшь буынның татар әдәбияты белән кызыксынуын билгеләп үтте. 
Авылыбыз рәссамы Хәния апа Гәрәева да килгән кунакларга үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.
Ә без, үз чиратыбызда, кунакларыбызга иҗат уңышлары теләдек, рухи байлык бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләребезне әйттек.

Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, 
авыл китапханәсе мөдире. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев