Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газетабызның «Шигъри гөләндәм» дип аталган әлеге сәхифәсендә җирле шагыйрә, бикләнле, ТР язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе иясе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, хөрмәтле кешебез - Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәеваның шигырьләрен бастырабыз. Аның һәрберсендә тормыш, көнкүреш, безнең бүгенгебез, киләчәгебез яктыртыла.
Әнкәм моңы
(Колыш авылында гомер кичерүче
Фатыйма апа Абдуллинаның әнисе турында сөйләгән истәлекләрдән чыгып язылды)
Гомерем буе озата килә мине,
Әнкәемнең күңел моңнары.
Әйтерсең лә, шул моңнарда яши,
Сагыш тулы, изге җаннары.
Моңнарында яши, җырларында,
Уйландыра, сала сагышка.
Кулларына дисбе тотып түрдә,
Басып тора күк намазлыкта...
Әллә инде караңгыдан торып,
Киттеме икән урак урырга...
Аның моңнарына сердәш булып,
Сандугачлы таңнар сызыла.
Сак-Сок мөнәҗәтен көйли-көйли
Урак урды көн-төн әнием.
Көлтә төпләрендә үскәнгәме,
Кылдай нечкә, моңлы күңелем.
Бүгенгедәй истә, кызу челлә,
Әнекәем ураза тота...
Үзенә дигән соңгы көлчәне дә,
Кыстый-кыстый безгә ашата.
Итәгендә өч кыз бала үстек,
Гөлкәйләрем, - диеп яратты.
Ал тасмалар белән чәчне үрде,
Кайгыларын җырлап таратты...
Җырлый-җырлый токмач баса иде,
Көйли-көйли безне йоклатты...
Җил-яңгырлар тидермәде безгә,
Чыдам булган сабыр канаты.
... Инде гомер көзләремнән атлыйм,
Изге Коръән һәрчак кулымда.
Татлы сагыш, рухи азык булып,
Әнкәм моңы сеңгән җаныма.
Мөнәҗәтләр көйлим эчтән генә,
Әнкәм белән көн дә серләшәм.
Әйтә торган идең әнекәем:
Зур гөнаһ, - дип, кеше рәнҗетсәң...
Таш атсалар, аш белән ат, - дидең,
Чутлап кылма, - дидең савапны.
Ялгыш юлга кермәгез! - дигәндәй,
Гомер буе озата барасың...
Моңнар булып яшисең син җирдә,
Күкрәк сөтең тәмен онытмыйм!
Синең моңнар юатканда, әнкәй,
Мин һаман да әле, сабыймын!
Сагышларым юып ала кебек,
Әнкәм моңы, әнкәм җырлары.
Җирдә үлмәс моңың яши, әнкәй,
Сандугачлар отты аларны.
Чут-чут килеп алар сайрашканда,
Күңелләрем китә нечкәреп.
Я. Бер Аллам, җирдән киткәндә дә,
Әнкәм моңы барсын күтәреп!
Бәхетле булыгыз!
Тып-тын күлгә ике пар аккош
Килеп төште җәеп канатын.
Офыкларга таба йөзеп китте,
Озатып калды моңсу карашым.
Менә шулай тормыш башлана да,
Менә шулай сөю ярала.
Тып-тын күлнең тиңсез аккошлары
Кавышалар алсу таңнарда.
Күңелләре ярсу, күлләр тыныч,
Йөзәсе дә әле, йөзәсе.
Тыныч күлнең өсләрендә генә
Килми никтер гомер кичәсе.
Канатларын кагып бер көн алар
Күтәрелер сөю күгенә.
Чөнки белә алар тик биектә,
Күренмиләр читләр күзенә.
Бер ояга кереп ышыкланыр,
Оя корып кошлар чыгарыр.
Җимнәр эзләп җирдә казынырлар,
Газиз балаларга юаныр.
Күз ачып йомганчы кош очырыр,
Сагышлы чор җитәр җиһанда.
Тагын икәү генә калыр алар,
Язын корган җылы ояда.
Тын күл көтеп торыр алтын көздә,
Алтын яфрак җиргә коелыр.
Тыныч күлнең аккошлары кайтыр,
Гомер бер көн кебек тоелыр.
Үзебезгә тигән матурлыкны
Саклап яшик җирдә, диярләр,
Тал тирәкләр таныш парны күреп,
Сокланып башларын иярләр.
Мәхәббәтем - татлы төш
Эндәшәмен, мәхәббәтем, еллар аша,
Син җанымда, уйларымда, хыялымда.
Кинәт кенә пәйда булсаң, каршымда син,
Йолдыз булып атылыр идем кочагыңа.
Кушымта:
Мәхәббәтем - татлы төш син,
Күңел түрендәге шиңмәс яран гөл син.
Мәхәббәтем - татлы төш син,
Сагындырма, ешрак, ешрак искә төш син.
Мәхәббәтем еллар аша аваз салам,
Очрашулар, кавышулар көтеп янам.
Синең белән үткән көннәремне,
Иң кадерле ядкарь итеп җырга салам.
Көтәм сине, көтәм сине, өмет өзмим,
Сандугачлы гөлбакчадан сине эзлим.
Сине уйлаганда гына рәхәт җанга,
Әйтерсең без синең белән Адәм, Һава!
Әле дә, көчле мин!
Көчле, җилгә, давылларга түзә имәннәр,
Лалә, миләүшәләр туңып башын ияләр...
Чәчәк булып яшәүләре җиңел түгел шул,
Бирешмә әле, бирешмә әле, йөрәк көчле бул!
Бәхет үзе килми шул ул, эзләп чыкмасаң,
Җырларымнан табарсың син, мине югалтсаң...
Кошлар булып сайрап тору җиңел түгел шул,
Елама әле, елама әле, йөрәк түзем бул!
Әйтче язмыш, әйтче язмыш, нигә көчле мин,
Назга сусаган җан миндә, миндә көчсез иң.
Тормыш йөген сөйрәп бару җиңел түгел шул,
Тезләнгәндә күтәрергә, йөрәк әзер бул!
Көчсез булып яшәрләргә инде әзермен,
Чәчәк арасында үскән әче әрем мин...
Тормыш дилбегәсен әмма җибәрсәм бүген,
Атым дулап чабар кебек далага минем...
Ак һәм кара
Нинди генә төсләр юктыр бу дөньяда,
Минем тормыш ак та кара, ак та кара...
Караңгыдан йөгереп чыгам ак юлларга,
Аннан китәм ак юл буйлап алга таба.
Кушымта:
Йөзләреңә елмаюлар ясыйм әле,
Хисләремне ал төсләргә мана-мана.
Кояшым, - дип иркәләрмен аннан сине,
Гомер буе җылы җитми минем (безнең) җанга...
Кемнең күңеле ак бит кебек, кемнең - кара,
Кайсы - кара, кайсысы - ак, белеп кара!..
Ак-караны аермыйча вакыт чаба,
Гомер кыска караңгыда туктап калма!
Җаннан-җанга аклык күчә, хисләр тама,
Ак күлмәгең тапланмасын, әй, кыз бала...
Сөю белән назлар килә, язлар килә,
Керсез күңел, саф сөюләр җанга дәва.
Мәхәббәтне «үтердек»...
Саф, эчкерсез мәхәббәтнең
Башына җиттек икәү...
Аннан башка бу дөньяда,
Ничек яшәрбез икән?..
Ә бит, шундый матур булып,
Аткан иде ул иртә?!.
Сандугачлар тынып калды,
Никах укылган кичтә.
Язлар килде, әмма никтер,
Сайрамый сандугачлар.
Нинди матур мәхәббәтне
Җәлләми дә, кызганмый да
«Ләхеткә салдык» икәү...
Соң булса да белерсез...
Минем яшәгәнне белмәссез дә,
Минем киткәнемне сизмәссез...
Якты йолдыз булып атылырмын,
Тик ул йолдыз булыр иясез...
Минем сагышларны белмәссез дә,
Юеш мендәремне күрмәссез...
Яңгыр яуган чакта тамган яшем,
Чәчәк чыгы гына диярсез...
Минем уйларымны белмәссез дә,
Хыяллардан кычкырып көләрсез...
Ә мин гади генә чәчәк түгел,
Соң булса да әле белерсез!
Нет комментариев