Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алиментка бирмә, булышам, диде, тик вәгъдәсен үтәмәде

Сорауга юрист Илдар Игоревич Туктагулов җавап бирә. Сорау: «Ирем белән аерылыштык. Дулашып түгел, шуңа күрә ул уртак балабыз белән аралашып торырга, аны тәрбияләүдә катнашырга, акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән иде. Озакка бармады, елдан артык вакыт узды, вәгъдә онытылды. Бала үскән саен күбрәк чыгым таләп ителә. Һич югы балалар бакчасына түләргә...

Сорауга юрист Илдар Игоревич Туктагулов җавап бирә.

Сорау: «Ирем белән аерылыштык. Дулашып түгел, шуңа күрә ул уртак балабыз белән аралашып торырга, аны тәрбияләүдә катнашырга, акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән иде. Озакка бармады, елдан артык вакыт узды, вәгъдә онытылды. Бала үскән саен күбрәк чыгым таләп ителә. Һич югы балалар бакчасына түләргә акча сорап карадым, үтенечемне санга сукмый. Алиментка бирмичә булмый инде. Моны ничек эшләргә?»

Җавап: Бу очракта балигъ булмаган балага алимент түләтүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. РФ Гаилә кодексының 80нче маддәсе нигезендә әти-әниләр үзләренең балигъ булмаган балаларын тәрбияләп үстерергә бурычлы. Аерылышкан очракта ничек итеп ярдәм күрсәтү тәртибен, формасын әти белән әни үзләре хәл итә. Шул ук Гаилә кодексының 16нчы бүлеге нигезендә алимент түләү турында үзара килешү төзергә була. Әгәр дә ата яки ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләми икән, моны суд аркылы мәҗбүр итәргә мөмкин.

РФ Гаилә кодексының 8нче маддәсе нигезендә балигъ булмаган балаларга суд аркылы юлланган алимент ай саен эш хакының яки башка керемнең бер балага - чиреге, ике балага - өчтән бере, өч яки күбрәк балага эш хакының яртысы түләнә.

Шулай итеп, алимент түләтүне раслаучы документлар белән бергә суд боерыгын бирүләрен сорап гариза биргәннән соң һәм җавап тотучыдан каршылыклар кермәгән очракта, суд боерыгы күчерелмәсе бирелә һәм шуннан соң 10 көн эчендә алимент юллап алу өчен федераль хезмәт органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.

Шулай ук Гаилә кодексы хатынны яки ирне яшәтүгә акча юллап алу турында судка мөрәҗәгать итү хокукын да ныгыта. РФ Гаилә кодексының 89нчы маддәсе нигезендә ир белән хатын бер-берсенә матди ярдәм күрсәтергә бурычлы. Андый ярдәм күрсәтүдән баш тарткан очракта һәм алимент түләү турында килешү булмаганда, ир яки хатын аны суд аркылы түләтә ала. Мондый хокукка түбәндәгеләр ия: хезмәткә яраксыз, яшәүгә чыганаксыз калган, ярдәмгә мохтаҗ ир яки хатын; йөкле хатын - уртак балалары туып, өч яшькә җиткәнче; тумыштан 1нче төркем инвалид бала караучы (баласына 18 яшь тулганчы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев