Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

90да да егетләр кебек

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче хезмәт ветераны Мизхәт Җамалетдинов февраль аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы яшендә дә егетләр кебек йөргән Мизхәт абыйны белмәгән кеше сирәктер. Аңа хәтта бабай дип тә әйтеп булмый. Бик күпләрне шаккатыра-көнләштерә торган кеше ул бүгенге көндә.

Теләнче Тамак авылында туып, шунда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Бик яшьли - малай вакытыннан ук колхозда эшли башлый. Бу чор балалары өчен чыннан да авыр еллар була бу. Мизхәт абый да зурлар белән беррәттән болында печәнен дә чаба, урманда агачын да кисә, авыл фермасында малларын да карый, басуларда игенен дә чәчә, ура, авыл фермасын да төзергә булыша һәм тагын башка бик күп эшләр башкара. Колхозның бик мактаулы хезмәткәре була ул. 1950 елларда исә, авылның берничә егете, шул исәптән Мизхәт абый да, «Татарстан» совхозы поселогына килеп төпләнә. Терлекчелек, игенчелектә намус белән хезмәт итә. Берничә елдан исә крахмал-спирт заводына урнаша, биредә җитештерелгән продукцияне башка шәһәрләрдә сату эшендә көч куя. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң да эшен шунда дәвам итә. Булачак хәләл җефете - Иске Абдул авылы кызы Гөлҗиһан апа белән танышып, бергә гомер корып җибәрәләр. Гөлҗиһан апа үзе дә күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Газетада аның турында да язма чыккан иде. Бала-оныклар бәхетендә, тигезлектә, авылдашларының, якыннарының кадер-хөрмәтендә чөкердәшеп яшәүче Гөлҗиһан апа белән Мизхәт абый Җамалетдиновларга 100 яшькә кадәр имин тормыш, исәнлек-саулык телибез.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Хаматова Гәмилә Сәхаб кызы узенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп утте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев