Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Олимпия көненә багышлап ярышлар үтте

Узган атнада Круглое Поле поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җирлегендә XXV Халыкара Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте. Ярышларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Виктор Булатов ачып җибәрде һәм һәрбер яшүсмергә уңышлы старт теләде. Малайлар һәм кызлар 100 метрга йөгерү, күтәрелү һәм футбол буенча үз көчләрен сынап карады....

Узган атнада Круглое Поле поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җирлегендә XXV Халыкара Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте. Ярышларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Виктор Булатов ачып җибәрде һәм һәрбер яшүсмергә уңышлы старт теләде. Малайлар һәм кызлар 100 метрга йөгерү, күтәрелү һәм футбол буенча үз көчләрен сынап карады. Бәйгедә Яңа, Круглое Поле, «Татарстан» поселоклары, Бәтке белән Биклән авылы командалары катнашты. Ярышлар вакытында яңгыр яуса да, спортчылар уйнауларын туктатмадылар. Уеннар ахырында ярыш җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре тапшырылды, дип хәбәр итте балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Альфира Салахова.

I урын

II урын

III урын

100 метрга йөгерү (2003-2005 елгылар арасында)

Илгиз Салихов (Яңа поселогы)

Артем Миннекаев («Татарстан» совхоз поселогы)

Нияз Сәрвәров (Биклән)

100 метрга йөгерү (2000-2003 елгылар арасында)

Данил Хәмидуллин (Бәтке)

Риназ Заманов («Татарстан» совхоз поселогы)

Алия Садретдинова (Яңа поселогы)

Күтәрелү (подтягивание), малайлар арасында

Егор Имаков (Круглое Поле)

Максим Губочкин (Бәтке)

Давид Кутдусов (Круглое Поле)

Күтәрелү (подтягивание), кызлар арасында

Аделина Жайтуганова (Круглое Поле)

Алия Садретдинова (Яңа поселогы)

Милана Саләхова (Круглое Поле)

Футбол

Круглое Поле поселогы командасы

Бәтке авылы командасы

Яңа поселогы командасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт