2 июль 2014 яңалыклары
-
Иске Җирекледә урам юлларын төзекләндерәләр
Җәй башында Яр Чаллыдан Бигеш аэропортына бару юлында яңа асфальт салдылар. Шул участоктан куптарылган иске асфальттан районның бу ягында урнашкан берничә авылына өлеш чыкты, махсус комбайн белән ваклап алынган әлеге асфальт урамнарны ремонтларга бик тә ярады. Иске Җирекле авылының да өч урам халкына әлеге бәхет елмайды.
-
Олимпия көненә багышлап ярышлар үтте
Узган атнада Круглое Поле поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җирлегендә XXV Халыкара Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте. Ярышларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Виктор Булатов ачып җибәрде һәм һәрбер яшүсмергә уңышлы старт теләде. Малайлар һәм кызлар 100 метрга йөгерү, күтәрелү һәм футбол буенча үз көчләрен сынап карады....
-
Райондашыбыз Алмаз Гәрәев – театр артистлары Сабан туе җиңүчесе
Чаллы шәһәренең Сабан туе мәйданында Татарстан республикасының дәүләт театрлары артистларының Сабан туе бәйрәме узды. Анда ундүрт театр үзара көч сынашты. Милли көрәштә районыбыз егете Алмаз Гәрәев абсолют батыр булып калды. Ул тәкә һәм җиңел машина белән бүләкләнде.