Җәй башында Яр Чаллыдан Бигеш аэропортына бару юлында яңа асфальт салдылар. Шул участоктан куптарылган иске асфальттан районның бу ягында урнашкан берничә авылына өлеш чыкты, махсус комбайн белән ваклап алынган әлеге асфальт урамнарны ремонтларга бик тә ярады. Иске Җирекле авылының да өч урам халкына әлеге бәхет елмайды.
Биредә Солидарная, Кольцевая һәм Цветочная урамнарында бүгенгә барлыгы ике километрлап юл ремонтланган. «Комбайннан төшкән асфальт валчыгын «КамАЗ» машиналары төяп тордылар, урамнарга кертеп аудара бардылар», - ди әлеге эшне башлап йөрүче, аны контрольдә тотучы авыл җирлеге депутаты Әкрәм Җамалиев. Шулай итеп, узган җомга-шимбә көннәрендә Иске Җирекле урамнарына барысы 200ләп йөк асфальт кертелгән. Юллар артык киң түгел түгелен - дүрт метр чамасы, ике җиңел машина үтәрлек. Моңа кадәр бер эздән йөргән, язгы-көзге пычракларда шактый интеккән авыл халкы моңа сөенеп бетә алмый.
«КамАЗ» машиналары һәм төйи торган техника белән «Бәтке коммуналь челтәрләре» ярдәм иткән. Шулай ук авылның үз егетләре дә шәхси техникаларын эшкә җиккәннәр. Аеруча активлык күрсәткәннәре арасыннан Әкрәм Бариевич Камил Гәрәевны, Юрий Мишаровны атый, аларга һәм бу эштә катнашкан башка авылдашларына зур рәхмәтен белдерә. Асфальтны таратырга исә Мәләкәс авыл җирлеге «Маг» оешмасы тракторларын яллаган. Халык үзе дә чыгып таратышкан.
«Авыл җире өчен бик яхшы булды инде бу. Сүз дә юк, пычракларда йөрергә бик авыр иде. Мин үзем 90нчы еллардан бирле монда. Бүген җәйгән асфальтны ул вакыттагы урамнар белән чагыштырып та булмый», - дип фикерен белдерә Әкрәм Бариевич. Район җитәкчелегенә, җирлек башлыгы Михаил Мифодеевка рәхмәтен әйтә.
Әкрәм Бариевич белән яңа салынган юлдан барабыз. Беренче булып Солидарная урамына керәбез. Монда 750 метрлап ара яңартылган. «Нигезе бар иде инде аның - шунысы уңай булды. Булдыра алган кадәр вак таш салынган иде. Чиста балчык өстенә асфальт җәюнең мәгънәсе юк бит, ул анда тормас та иде», - аңлатып бара ул. Аннары Кольцевая урамына борылабыз. Монда 500 метрлап юлга яңа асфальт валчыгы түшәлгән. Дөрес, әле без барганда эш бер участокта да ахырына җиткерелмәгән, грейдер белән тигезлисе, тәртипкә китерәсе, кайда таратып бетерәсе бар әле дип аңлатты Әкрәм Бариевич. Аннары, урамга йорт каршына китереп аударылган төзелеш материаллары бик нык комачаулаган юлны ясаганда. Мәсәлән, бер капка төбендәге таш плитәләр аркасында турыга барасы урынга юлны борып үтәргә туры килгән. Хуҗасына плитәләрне алырга кушып кабат-кабат кисәтү ясалса да җавап булмаган.
Кольцевая урамында безнең каршыга бер төркем хатын-кыз чыкты. «Рәхмәттән башка сүзебез юк инде», - диләр Гөлфирә Захарова, Рита Богданова, Тамара Балтина беравыздан. «Көтмәгән идек, безгә сюрприз булды инде бу. Урамга техника керү белән сөенечебездән танышларга шалтырата башладык, шатлыгыбызны уртаклаштык. Менә монда чокыр иде, монда сазлык, ә хәзер карагыз...» - дип дәвам итәләр алар. «Почтаны урам башына чыгып алырга туры килгән вакытлар да күп булды, чөнки машина керә алмый, бата иде», - дип сүзгә кушыла газета таратучы Людмила Вәлиева. Тырышкан, оештырган кешеләргә рәхмәт, юлларыбыз тагын да яхшырсын иде, башка урамнарда яшәүчеләргә дә шулай сөенергә язсын иде дип теләкләрен белдерәләр апалар.
Юллар бик начар хәлдә булган урамнар тагын бар әле Иске Җирекледә. Аларда яшәүчеләр дә юлларның төзекләндерелүен көтә. Планнарын белү максатыннан авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеевка шалтыраттык. «Җай булса, аларга да бу асфальтны кертергә иде, әлбәттә. Кулдан килгәнчә тырышачакбыз, тик әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Әле шушы көннәрдә Мәләкәс авылында да 700-800 метр участокны ремонтларга ниятлибез. Бу участок өчен материал бар инде», - диде ул телефон элемтәсе аша.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев