Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өлкәннәр спорт ярышларында активлык күрсәттеләр

Сосновый Бор поселогының спорт комплексында өлкәннәр арасында спартакиада үтте. Ярышларда 50дән артык кеше, шул исәптән 17 команда көч сынашты. Спартакиаданың ачылу тантанасында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, шулай ук район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов катнашты.

Ярышлар спортның 6 төре буенча үтте: шашка, өстәл теннисы, ату, дартс, бочче (туп ярдәмендә уйнау, боулингка охшаш) һәм кул көрәше. Спартакиада кысаларында катнашучылар үзләрен спорт ягыннан гына түгел, ә иҗади яктан да күрсәтте: өлкәннәр җырладылар да, биеделәр дә. Нәтиҗәдә командалар арасында Кнәз авыл җирлеге өлкәннәре I урынны яулап алдылар. Икенче һәм өченче урыннарда Күзкәй белән Әҗмәкәй авыл җирлеге өлкәннәре калды. Ә шәхси беренчелектә ярышларның җиңүчеләре түбәндәге таблицада бирелгән.

Уен төре

I урын

II урын

III урын

Шашка
(ир-атлар)

Василий Иванов
(Мәләкәс)

Фәнил Нәбиуллин
(Новотроицкое)

Зәкәрия Баев
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Шашка
(хатын-кызлар)

Ярия Зыятдинова
(Теләнче Тамак)

Вәсилә Маннанова
(Күзкәй)

Галина Пишненко
(Бәтке)

Өстәл теннисы
(ир-атлар)

Наил Хөсәинов
(Яңа поселогы)

Василий Иванов
(Мәләкәс)

Зәкәрия Баев
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Өстәл теннисы
(хатын-кызлар)

Любовь Елина
(Борды)

Ирина Самохина
(Шилнәбаш)

Илгизә Нуруллина
(Күзкәй)

Кул көрәше
(ир-атлар)

Рафис Хәсәнов (Күзкәй)

Салават Габдуллин
(Калмаш)

Зәкәрия Баев
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Кул көрәше
(хатын-кызлар)

Илгизә Нуруллина (Күзкәй)

Әлфия Гыйматдинова
(Комсомолец)

Шәргыя Әхмәтова
(Биклән)

Дартс
(ир-атлар)

Мансур Гайнетдинов
(Яңа поселогы)

Михаил Федотов
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Нәсхәт Хәйретдинов
(Мәләкәс)

Дартс
(хатын-кызлар)

Кәүсәрия Хафизова (Күзкәй)

Асия Фазуллина
(Биклән)

Анна Чуйкина
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Ату
(ир-атлар)

Салават Габдуллин
(Калмаш)

Вилис Ишаев
(Күперле)

Николай Евграфов
(Мәләкәс)

Ату
(хатын-кызлар)

Илгизә Нуруллина (Күзкәй)

Нурия Абдуллина
(Яңа поселогы)

Мәдинә Сабирова
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Бочче
(ир-атлар)

Шәмгун Куйшибаев (Шилнәбаш)

Илдар Сабиров
(«Татарстан» совхозы поселогы)

Нәсхәт Хәйретдинов
(Мәләкәс)

Бочче (хатын-кызлар)

Рәмзия Авзалова (Борды)

Любовь Елина
(Борды)

Рәмзия Нәҗметдинова
(Яңа поселогы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев