Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Искәндәр һәм Елена – иң төз атучылар

22 февраль көнне Яңа поселогында ату буенча шәхси-командалы беренчелек һәм район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда мәктәп укучылары, төрле оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, ветераннар һәм инвалидлар катнашты. Районның 11 мәктәбеннән барлыгы 12 команда җыелган иде, 75 спортчы көч сынашты. Командалар арасында призлы урыннарны Калмаш, Борды һәм Күзкәй мәктәпләре яулады. Яшүсмерләр арасында иң...

22 февраль көнне Яңа поселогында ату буенча шәхси-командалы беренчелек һәм район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда мәктәп укучылары, төрле оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, ветераннар һәм инвалидлар катнашты.

Районның 11 мәктәбеннән барлыгы 12 команда җыелган иде, 75 спортчы көч сынашты. Командалар арасында призлы урыннарны Калмаш, Борды һәм Күзкәй мәктәпләре яулады. Яшүсмерләр арасында иң төз атучылар булып Искәндәр Мингалимов (Калмаш) һәм Елена Симакова (Новотроицкое) танылды, дип хәбәр иттеләр районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт