2 март 2013 яңалыклары
-
Искәндәр һәм Елена – иң төз атучылар
22 февраль көнне Яңа поселогында ату буенча шәхси-командалы беренчелек һәм район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда мәктәп укучылары, төрле оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, ветераннар һәм инвалидлар катнашты. Районның 11 мәктәбеннән барлыгы 12 команда җыелган иде, 75 спортчы көч сынашты. Командалар арасында призлы урыннарны Калмаш, Борды һәм Күзкәй мәктәпләре яулады. Яшүсмерләр арасында иң...
-
Штрафны вакытында түләмәүчеләрне ачыклау дәвам итә
Төрле кисәтү чаралары кулланылуга карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар күләме кимеми. Законны санга сукмаган машина йөртүчеләрне ачыклау, аларны административ җаваплылыкка тарту максатыннан 11 февральдән 18енә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар да үткәрелде. Мондый кисәтү чарасын хокук саклаучылар алга таба да дәвам итәргә җыеналар. Участок...
-
Шуар өчен таучыгы да бар
Круглое Поленың "Зәңгәр вагон" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм үткәрелде. Чарада кече, урта, өлкән һәм әзерлек төркеме балаларының барысы да катнашты. Бакчада тәрбияләнүчеләр әтиләргә, бабайларга, абыйларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Спорт уеннарында исә балалары белән бергә әтиләр үзләре дә ярышты. Бакчаның уен мәйданчыгында боздан фигуралар ясау да...
-
Шилнәбаш бакчасында да зур шатлык
Безнең "Тополек" балалар бакчасында да 6 тәрәзә алмаштырылды, дип хәбәр итте бакча мөдире Наталья Заикина. Бу эшне җаваплылыгы чикләнгән "Пластик" җәмгыяте башкарган. Наталья Михайловна бу игелекле гамәл өчен химаяче, җәмгыятьнең җитәкчесе Павел Комлев һәм җирлек депутаты, район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтовага рәхмәтләрен җиткерде. Балалар бакчасында барлыгы 34 тәрәзә бар....